Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәче белән яман шеш арасында нинди бәйләнеш бар?

Мәчегез бармы, дуслар?

 Ә менә шушы йомшак, матур йорт хайваны аркасында кешедә баш мие яман шеше барлыкка килү хәвефе турында беләсезме? Галимнәр бу уңайдан ачышлары белән уртаклаша.
Хайваннардан адәм баласына күчә торган инфекцияле чирләрне "зоонозалар" дип атыйлар. Ә менә мәче организмында була торган паразит Toxoplasma gondi кешедә баш мие яман шеше китереп чыгарырга мөмкин.
Әлеге паразитның пешеп бетмәгән ит, йомырка, кайнатылмаган сөт аша да организмга килеп керүе ихтимал. Ул баш миендә кисталар барлыкка китерергә сәләтле.
Бер күзәнәктән торучы бу паразитлар, гадәттә, кимерүчеләрдә була, алардан мәчеләргә күчә. Мәчеләр организмында паразит үсә, үрчи һәм артыба бик җиңел генә кешегә күчәргә мөмкин.
Галимнәрнең тикшеренүләре нәкъ менә Toxoplasma gondii күп очракларда баш мие рагының сәбәбе булуын раслаган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев