Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәчет төзелешенә булышалар

Узган елда физик затлар арасында Чаллының үзәк мәчете төзелешенә иң күп акча кертүче Татарстан Президентының туганының улы Рамил Миңнеханов, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев,  Илдар Зияров һәм эшмәкәр Эльвир Шәрәфетдинов булган. Алар һәрберсе Аллаһ йррты төзелешенә берәр миллион сум акча биргән.

Узган елда “Җәмигъ” мәчете төзелешенә 38,3 миллион сум акча җыелган. 2019 елда бу сан 14 миллион сум гына иде. Узган елда физик затлар арасында Чаллының үзәк мәчете төзелешенә иң күп акча кертүче Татарстан Президентының туганының улы Рамил Миңнеханов, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев,  Илдар Зияров һәм эшмәкәр Эльвир Шәрәфетдинов булган. Алар һәрберсе Аллаһ йррты төзелешенә берәр миллион сум акча биргән.

Юридик затлар арасында иң күп акча бирүче Таһир Сөнгатуллинның “РБР 16” компаниясе. Ул  6,5 млн сум акча күчергән. “Махеев” хәйрия фонды - 5 млн, “Татпроф” - 3 млн, “Җәмигъ” мәчетенә йөрүчеләр - 2,7 млн, “Евростиль” һәм “Жилэнергосервис” компанияләре берәр миллион сум биргән. Кайбер оешмалар төзелеш материаллары белән булышкан.

28 ел төзелми торган объектны  Алексей Горшковның “АНГ” компаниясе төзи. 2020 елда алты блокның дүртесендә эшләр барды. Быел дивраларны кирпеч белән тышлау, гөмбәзләргә криәкле элементлар кую, витражлар, тәрәзә, ишекләр һәм башка эшләрне тәмамларга җыеналар. 2021 елда шулай ук тышлык өчен материалны сайларга һәм мәчетнең фасадын бизәү проектының соңгы вариантын ачыкларга кирәк булачак. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев