Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәдәни үзәк ишекләрен ачты

Шәхси йортлардан торган 71нче бистәдә яшәүчеләр өчен куанычлы вакыйга булды. Урман арты - Залесный проспектында 300 урынга исәпләнгән мәдәни үзәк ачылды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "Авыл клублары" программасы нигезендә төзелде. Әлеге программа республиканың барлык муниципаль районнарында да гамәлгә ашырыла, ул өч елга исәпләнгән. Шушы вакыт эчендәТатарстанда йөзгә якын авыл...

Шәхси йортлардан торган 71нче бистәдә яшәүчеләр өчен куанычлы вакыйга булды. Урман арты - Залесный проспектында 300 урынга исәпләнгән мәдәни үзәк ачылды. Ул Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның "Авыл клублары" программасы нигезендә төзелде. Әлеге программа республиканың барлык муниципаль районнарында да гамәлгә ашырыла, ул өч елга исәпләнгән. Шушы вакыт эчендәТатарстанда йөзгә якын авыл клубы сафка басарга яки төзекләндерелергә тиеш.

Яңа үзәктә өлкәненә дә, яшенә дә ял итәргә мөмкинлекләр тудырылган.

Бинаны файдалануга тапшыру тантанасында шәһәр хакиме урынбасары Рамил Хәлимов, Автозавод районы башкарма комитеты җитәкчесе Раушан Усманова һ.б. катнашты. Алар әлеге истәлекле чарага җыелучылар алдында чыгыш ясап, генподрядчы "Евростиль" предприятиесе төзүчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Халыкны төрле мәдәни чараларда актив катнашырга чакырдылар. Соңыннан шәһәребезнең сәнгать осталары тарафыннан зур концерт оештырылды. "Эврика" мәдәни үзәге җитәкчесе Ландыш Галиева сүзләренә караганда, урамдагы төзекләндерү эшләре төгәлләнгәч, бу урын Чаллының иң матур җире булачак.

Р.Галимуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев