Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәдәният хезмәткәрләре Чаллыга җыелды

Ул дәүләт заказын үтәү өчен милли театрларның урыс телендә спектакль уйнарга мәҗбүр ителүләренә борчылуын белдерде һәм заказ үтәүнең милли театрларга зыян китерми торган башка юлларын эзләргә кирәклеген әйтте.

Мәдәният хезмәткәрләре Чаллыга җыелды

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында Татарстан мәдәният министрлыгынң 2020 елда башкарылган эшләренә багышланган коллегия утырышы булды. Анда РФ Дәүләт Думасы депутатлары - Әлфия Когогина белән Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев катнашты.

Республиканың мәдәният хезмәткәрләре өчен театр буенча экскурсия оештырылган иде. Утырышны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев ачып җибәрде. “Узган ел катлаулы булды. Әмма без сынауларга бирешмәдек. Кризис шартларында сез күргән матур, заманча театр бинасы ачылды. Бу – бик зур хезмәт. Мәдәният өлкәсендә планнарны тормышка ашыруда булышкан өчен Татарстан Президентына, РФ һәм ТР хөкүмәтләренә, мәдәният министрына рәхмәт. Узган елда шәһәребездә мәдәният объектларына 1,5 миллиард сум акча тотылды. Чаллы “КАМАЗ”лары белән генә  түгел халыкны рухи яктан баетучы мәдәният хезмәткәрләре белән дә данлы”, - диде ул.

ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова 2020 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады. Узган елда 3000нән артык чара үткәрелгән. 77 объект ачылган, 92 яңа спектакль куелган. Чаллы татар дәүләт драма театрының яңа бинасына 1 миллиард 150 миллион сум акча тотылган. “Бу театрның матди-техник базасы башкала театрлары көнләшерлек. “Мастеровые” рус драма театрына яңа бина төзелә. Яңа театр төзү Россиядә дә юк”, - диде министр.

Видеоэлемтә аша Татарстан мәдәният хезмәткәрләре эшен Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова югары бәяләде. Ул республикада мәдәният өлкәсендәге барлык планнарның  үтәлүен билгеләп үтте.

Башкарылган эшләр хөрмәткә лаек, 2021 елда тагын да зур эшләр көтә. Төрле фестивальләр, бәйгеләр күп булачак. Чаллыда “Кече шәһәрләр” театраль  фестивале уздыру да планлаштырылган.

Милли мәдәни кыйммәтләрне саклау максатыннан Татарстанда бердәм милли мәдәният продюсерлык үзәге төзеләчәк. “Бу безнең милли мәдәниятнең иң яхшы үрнәкләрен Россия һәм дөнья югарылыгына чыгарырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип, Ирада Әюпова Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә Продюсерлык үзәге оештыру буенча тәкъдимнәр кертү йөкләмәсен бирде. 

Ирада Хафиҗанова иҗат коллективлары булган концерт учреждениеләренә дәүләт заказы формалаштырганда үзгәрешләр булачагын да әйтте.  “Быелдан республика казанышы булган коллективларыбызның концертлары санын арттыруга юнәлтелгән дәүләт заказы формалаштырылачак- диде ул.

Коллегиядә татар телен үстерү буенча да тәкъдимнәр күп булды. Менделеевск районы Тойгуҗа авылы мәдәният йорты директоры Гөлнара Гайфетдинова кибетсез, мәктәпсез 120 кешелек авылда “Дөрешкәй” театры оештыруы турында сөйләде. 2 ел эчендә театар репертуарында 4 спектакль барлыкка килгән.Үзешчән артистлар район буйлап гастрольләргә йөриләр икән.

“Әкият” курчак театры сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев театрлар репертуарындагы балаларны тәрбиягә өйрәтүче спектакльләр турында бәян итте. Ул дәүләт заказын үтәү өчен милли театрларның урыс телендә спектакль уйнарга мәҗбүр ителүләренә борчылуын белдерде һәм заказ үтәүнең милли театрларга зыян китерми торган башка юлларын эзләргә кирәклеген әйтте.

Мәскәү шәһәрендәге Татарстанның вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин илебез башкаласында яшьләр арасында туган телне саклау юнәлешендә башкарылган кайбер эшләре белән таныштырды. Мәскәүдә татар студентлары арасында “Хәрәкәт” һәм “Чикләвек” проекты аеруча популяр икән. Ул Чаллы хакимиятенә илебез башкаласында Сабан туен уздырган өчен рәхмәт белдерде.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина халыкны рухи яктан тәрбияләүгә зур өлеш керткән өчен мәдәният хезмәткәрләренә рәхмәт әйтте. “Без Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бер команда булып эшлибез. Шуңа матур нәтиҗәләргә ирешәбез. Киләчәктә дә халкыбыз өчен бергә эшләргә һәм яшәргә язсын, ходай", - диде ул. 

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тулаем алганда башкарылган эшләргә уңай бәя бирде. Ул  җөмһүриятебездә иҗат берлекләре белән активрак эшләргә кирәк дип саный. “Кайда алар? Нәрсәләр эшлиләр? Аларның эшчәнлеге министрлыкның игътибар үзәгендәме?” дигән сораулар белән мөрәҗәгать итеп,  ул иҗат берлекләренең зур көч булу мөмкинлеген ассызыклады. “Без киләчәктә иҗат берлекләре белән эшләүгә аерым игътибар итәчәкбез”,- диде парламент җитәкчесе.

Утырыш фидакарь хезмәткәрләгә дәүләт бүләкләре, Мактау грамоталары тапшыру белән тәмамланды. Бүләкләнүчеләр арасында Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Флүзә Касаева да бар. Ул “Татарстанның атказанган артисты” исеменә лаек булды.

Коллегиядә катнашучылар Энергетик мәдәният сараенда да булдылар. Аларны анда фойедан ук Болгарбию театры матур биюләре һәм оркестр белән каршы алды. Ә картиналар галереясе, балалар сәнгать мәктәбе һәм шәһәр тарихи музее күргәзмәләр оештырган иде.

Кунаклар “Салих Сәйдәшев” исемендәге 6 нчы музыка мәктәбен дә карадылар. Алар капиталь ремонттан соң төзекләндерелгән мәктәп кабинетлары, уен, уку заллары белән танышты. Ахырда укучыларның уен һәм җыр осталыклары белән хозурландылар.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев