Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Мельдоний” җитте башыма

Берара вакытлы матбугат мельдоний матдәсе белән бәйле вакыйгалардан бик нык кына шаулап алды. Интернетны ачсаң да шул, телевизордан да шуны сөйлиләр, газеталарны дә мельдоний белән бәйле күләмле язмалар белән тутырдылар. Инде төшкә дә керә башлаган иде әлеге дару. Кемнәрдер хәтта төннәрен: "Кадамагыз, кирәкми", - дип төшләнеп куркып уяна башлаган иде...

Берара вакытлы матбугат мельдоний матдәсе белән бәйле вакыйгалардан бик нык кына шаулап алды.

Интернетны ачсаң да шул, телевизордан да шуны сөйлиләр, газеталарны дә мельдоний белән бәйле күләмле язмалар белән тутырдылар. Инде төшкә дә керә башлаган иде әлеге дару. Кемнәрдер хәтта төннәрен: "Кадамагыз, кирәкми", - дип төшләнеп куркып уяна башлаган иде бугай инде. Исемнәрен атамыйм, белергә теләгән кеше үзе эзләп табар. Хәзер әзрәк тынычландылар бугай инде.

Бөтен давыл шул Мария Шәрәпованың мельдоний куллануы турындагы хәбәреннән соң купты. Аның артыннан тимераякта шуу сәнгате ярышчысы Екатерина Боброва, тимераякта узышчы Павел Калужников, шорт-трекчы Семен Елестратов, тагын әллә никадәр атаклы вә билгеле спортчыларның каннарында мельдоний табылуы билгеле булды. Арада Гөлшат Фазлетдинова кебек татар спортчылары да бар... Кагыйдә бозучыларның гомуми саны 40тан артты. Ә кагыйдәне Халыкара олимпия уеннары комитеты булышлыгында төзелгән Бөтендөнья допингка каршы көрәш вәкиллеге 2016 елның башында гына керткән. Ягъни аңынчы ул рөхсәт ителгән булган. Хәзер менә ярамый. Ә Шәрәпова 15 ел дәвамында шуны куллануы турында белдерде... Әгәр мельдонийның чынлап та кешенең табигый көчен арттыруы дәлилләнгән икән, димәк, ничә еллар дәвамында Мария Шәрәпова һәм башка атаклы спортчылар хәрәм көч белән җиңгән булып чыгалармы? Ничектер куркыныч яңгырый ошбу сүзләр...

Мельдоний дигән матдә шулкадәр куркыныч әйбер түгел ул үзе. Алайса никтер без ияләнгән "допинг" дип әйтүгә, күз алдына ниндидер әфьюн, химик көчәйткечләр килеп баса. Чит ил киноларындагы кебек, ниндидер химик дарулар кадыйлар да, ул кеше шунда ук гайрәтләнә, күзләренә кадәр яшелләнеп чыга, авыз-борын тишекләреннән ут чәчрәтә башлый һәм башкалар. Юк, мельдоний ул күзләрне дә яшелләндерми, борын-авыздан ут та чәчрәтми. Ул бары тик зарар килгән тәнчекләрнең тизрәк тернәкләнүенә генә китерә. Арганлыкны бетерә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта, мускулларның киеренкелеген җиңәргә, дәвамлы йөрәк авыруыннан булыша, баш миендә кан әйләнешен яхшырта, күз авыруларыннан ярдәм итә һәм башкалар... Болар мин уйлап чыгарган билгеләмәләр түгел, ә дару сыйфатламасында шулай язылган. Күрүегезчә, бөтен яктан да файдалы икән үзе әлеге препарат.

Тик дару сыйфатламасында язылу ул бер хәл, ә белгечләр ни сөйли икән соң? Беренче нәүбәттә, мине йөрәк авыруларыннан булышу-булышмавы кызыксындырды. Шул уңайдан, без Чаллының иң атаклы кардиологларының берсе, йөрәк авырулары турында энәсеннән алып җебенә кадәр белүче, бүгенге көндә ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенең 1нче кардиология бүлеге мөдире Наилә Станиченко белән күрешеп сөйләштек. Минем нәкъ менә аның авызыннан әлеге дару турында ишетәсем килде.

- Без әлеге даруны (мельдронат күз уңында тотыла) ике ел дәвамында кулланып карадык. Ул якынча 1990 еллар ахырына туры килде. Әмма тәҗрибәдән күренгәнчә, мельдоний матдәсенең файдасы дәлилләнмәде. Һәрхәлдә ул йөрәк авыруларыннан дәвалау өчен файдалы дару дип рәсми рәвештә танылмады, - дип аңлатты безгә Наилә ханым.

- Әлеге даруның тиңдәшләре бармы?

- Юк, ул бөтенләй аерым бер препарат. Мельдронатка тиңдәш бүтән дару юк. Ялгышмасам, ул Балтыйк буенда җитештерелә. Җәмәгатьчелек арасында, матбугатта берара кайбер йөрәк дарулары катнашмасында да әлеге матдә бар икән дигән сүзләр таралган иде. Әмма ул мәгълүматларның дөреслеге исбатланмады. Шуңа күрә рәсми медицина мельдоний матдәсе булган дарулар белән эшләми дип тулысынча инанып әйтергә була. Мельдронатны Россиянең бер генә хастаханәсендә дә табиблар авыруларга (фәкать йөрәк-кан тамырлары авырулары турында бара сүз - Р. Ә.) киңәш итмиләр. Европа хастаханәләре турында әйтеп тә торасы юк инде.

- Ул дару кешегә ничек тәэсир итә соң? Йөрәк эшчәнлегенә берәр нинди тәэсире бармы?

- Әлеге препарат Советлар Союзы вакытында ук эшләнгән. Аны билгеле бер максатлар өчен җитештергәннәр. Янәсе күзәнәкләрнең яңаруын (метоболизм клетки) көчәйтә. Тик, әйткәнемчә, ул ачыкланмады, йөрәк авыруларын дәваларга булышуы рәсми яктан дәлилләнмәде. Шуңа күрә без бу дару белән эшләмибез дә. Шәхсән мин шунысын ышанып әйтә алам, соңгы 15-14 ел эчендә безнең бүлектә аның бер генә табиб тарафыннан да авыруларга билгеләнгәне һәм киңәш ителгәне булмады…

Менә шундый җаваплар, җәмәгать. Наилә ханым ул Чаллыда, әйткәнемчә, иң төп кардиологларның берсе. Хәер, рәсми рәвештә дә шәһәрнең йөрәк авырулары буенча баш табибы санала икән ул, халык арасында да хөрмәте зур. Шәһәрдә йөрәк авыруларын дәвалау хезмәтен оештырып йөргән кеше булуы да билгеле. Аның катнашында Яр Чаллыда йөрәк авырулары юнәлешендә югары технологияле медицина ярдәме барлыкка килгән, 5нче шәһәр хастаханәсе нигезендә, кан тамырлары үзәге, аннары БСМПда кардиология үзәге төзелгән. Шуңа күрә аның сүзләренең дөреслегенә шик юк.

Ә менә даруханәләрдә әлеге төр дару белән мәсьәлә ничегрәк? Теләсә кайсы даруханәгә барып, мельдронат сатып алып буламы? Була икән шул. Моның бер катлаулылыгы да юк. Җиде даруханәгә кердем, шуның дүртесендә "мельдронат" бар иде. 60 капсулалы кабы 660 сум тора. Хәер, булуы гаҗәп тә түгел. Беркайда да тыелмаган бит ул. Зыянлы дип тә табылмаган. Йөрәк авыруларыннан дәвалавы рәсми рәвештә танылмаса да, башка яктан файдасы тияргә мөмкин. Һәрхәлдә сатучылар үтереп мактадылар инде. "Ничек булыша?" дигән сорауга барысы да диярлек: "Хәл кертә", - дип җавап бирделәр. Аннары: "Башларны ачып җибәрә, кан әйләнешен яхшырта, кан тамырларын киңәйтә, баш авыртуларын, арганлыкны бетерә..." - дип тагын бик күп сыйфатларын тезделәр.

Нәтиҗә ясап, шуны гына әйтергә була, мельдоний матдәсенең төп үзенчәлеге, сыйфаты "хәл кертү" булгач, чынлап та моны "допинг"лар рәтендә карау дөрестер. Хәл керткәч, димәк, табигый көчтән гайре башка көчләр кушыла дигән сүз бит инде. Ул допингка каршы көрәш идарәсендә дә акылсыз кешеләр утырмый торгандыр, шәт. Күп тикшерүләрдән, тәҗрибәләрдән соң, шундый карар чыгарганнардыр.

Шуңа күрә спортчыларга бүген әлеге даруны кулланыр алдыннан уйларга җирлек бар. Хәер, спортчыларга гына түгел, гади кешеләргә дә.

Райнур Әгъләметдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев