Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Менә сиңа грипп!

Галимнәр исә грипп вирусының кешедән кешегә ничек күчүе белән кызыксынды. Чыннан да, ничек итеп йоктырабыз әлеге йогышлы авыруны? Бөтендөнья медицина галимнәре тикшерүләреннән күренгәнчә, без гриппны янәшәбездә йөткереп-төчкереп утыручы хезмәттәшебездән түгел, ә ... юмаган кулларыбыз аша йоктырабыз икән бит! Кардиффа университеты белгечләре шуны ачыклады: вирус төкерек аша түгел, ә тәннең лайлалы...

Галимнәр исә грипп вирусының кешедән кешегә ничек күчүе белән кызыксынды. Чыннан да, ничек итеп йоктырабыз әлеге йогышлы авыруны?

Бөтендөнья медицина галимнәре тикшерүләреннән күренгәнчә, без гриппны янәшәбездә йөткереп-төчкереп утыручы хезмәттәшебездән түгел, ә ... юмаган кулларыбыз аша йоктырабыз икән бит! Кардиффа университеты белгечләре шуны ачыклады: вирус төкерек аша түгел, ә тәннең лайлалы тышчасы аша күчә.

Тикшерүгә алынган 1000 кешенең 86%ы грипплы авыру белән күрешергә ризалык бирә. Һәм, чыннан да, мондый юл белән бик тиз грипп вирусы йоктырырга мөмкин икәненә инаналар. Бу аңлашыла да, чөнки микроблар бармакларда кала, ә кеше, үзе дә сизмәстән, күзен уып яки борынына кагылып, вирусны организмына күчерә. Кагыйдә буларак, гүзәл затларның 70%ы салкын тигән партнеры белән үбешүдән баш тарта, ә менә ир-егетләрнең 44%ы гына бу хакта җитди уйлана. Грипп вирусының бик мәкерле икәнен истә тотып, партнерыгыз авырганда, очрашудан вакытлыча баш тарту хәерлерәк. Чөнки гриппны төрле кеше төрлечә үткәрә. Сезнең организм өчен аеруча куркыныч булырга мөмкинлеген дә бер генә белгеч тә алдан искәртә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев