Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мэр пенсия алды яшендәгеләрне эш белән тәэмин итүгә җаваплы карарга кушты

Казанда мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны –3540 кеше.

“Эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә “Казан шәһәре халкының мәшгульлек үзәге” учреждениесе директоры Марат Хәйруллин сөйләгәнчә, бу куркыныч күрсәткеч түгел. Хәтта Казанда хезмәт базарының тотрыклылык дәлиле дияргә дә мөмкин икән.

- Башкалада 18 мең ваканция бар, бер эшсезгә биш эш урыны туры килә. Ваканцияләрнең 60 проценттан артыгы - эшче һөнәрләре. Соңгы вакытта икмәк пешерү урыннары күпләп ачыла, шунлыктан, пешекче һәм кондитерларга ихтыяҗ нык артты, - ди Марат Хәйруллин.
Быелның тугыз аенда мәшгульлек үзәкләренә 13 мең кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 8 меңе эшкә урнаштырылган. “Хезмәт ярминкәсе” белән кызыксыну файдалы. Казанда 400 предприятие һәм оешманың кадрлар бүлекләре катнашында инде 60 ярминкә оештырылган. Канун буенча предприятиеләр үзләрендәге ваканцияләр турында мәшгульлек үзәкләренә ай саен хәбәр биреп торырга бурычлы.

Марат Хәйруллин әйткәнчә, кеше үз эшен башлап җибәрсә, аңа субсидия бирелә. Субсидияне кире түлисе түгел, ләкин, кеше башлаган эшен кимендә 2 ел дәвамында башкарырга тиеш. Быел янә 207 эшсез шәхси бизнесен ачып җибәргән.

- Мәшгульлек үзәкләре 46 һөнәргә укыту оештыра. Бала ялындагы 260 хатын-кыз алмаш профессия үзләштерде. Шулай ук, 24 пенсионер һәм физик мөмкинлекләре чикле булган 60 кеше курслар узды. Инвалидларны эшкә урнаштыруга аерым игътибар бирелә. “Өлкән буын” федераль проекты нигезендә пенсия алды яшендәгеләр дә алмаш һөнәрләргә укытыла. Әлеге проект кысаларында 600 кеше машина йөртүче, машинист, слесарь һөнәрләрен үзләштерде, ә бухгалтерлар белемнәрен күтәрде, - диде Марат Хәйруллин.

Мэр Илсур Метшин халыкның мәшгульлеге - мөһим мәсьәлә булганлыгын искәртте.

- Заманында урам сәүдәсе коткарып калды. Инженерлар, бюджет хезмәткәрләре 1998-1999 елларда сәүдәгә керешергә мәҗбүр булды. Бүген хәл тотрыклы, ләкин, пенсия алды яшендәгеләрне эш белән тәэмин итүгә җаваплы караш кирәк, - диде Илсур Метшин.

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/mer-pensiya-aldy-yashendgelrne-esh-beln-temin-itg-avaply-kararga-kushty

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев