Мөфти сайлаячакбыз
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә республика мөфтие вазифасына кандидатлардан документлар кабул итү башланды. Мөфти вазифасын дәгъвалаучы кеше «намуслы, вөҗданлы булырга, бернинди дә сәяси фиркадә тормаска, ямьсез гамәлләр кылмаска, хөкемгә тартылмаган булырга тиеш» диелгән мөфтиятнең сайтында. Кандидатның дини һәм дөньяви белеме, биш ел дәвамында дини оешмада җитәкчелек иткән булуы да мөһим. Сайлау...
Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә республика мөфтие вазифасына кандидатлардан документлар кабул итү башланды. Мөфти вазифасын дәгъвалаучы кеше «намуслы, вөҗданлы булырга, бернинди дә сәяси фиркадә тормаска, ямьсез гамәлләр кылмаска, хөкемгә тартылмаган булырга тиеш» диелгән мөфтиятнең сайтында. Кандидатның дини һәм дөньяви белеме, биш ел дәвамында дини оешмада җитәкчелек иткән булуы да мөһим. Сайлау апрель уртасында узарга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев