Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәгълүмат өчен - 5 миллион

Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов Яңа татар зиратында кабер ташларын җимерүчеләр турында мәгълүмат өчен 5 миллион сум вәгъдә итте. Яңа татар зиратындагы булган хәл бар татарстанлыларның, татарларның котын алды. Вандаллар кулыннан күп кабергә зыян килде, шулар арасында композитор Салих Сәйдәшев кабере дә бар. 8 сентябрьдә Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташын...

Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов Яңа татар зиратында кабер ташларын җимерүчеләр турында мәгълүмат өчен 5 миллион сум вәгъдә итте. Яңа татар зиратындагы булган хәл бар татарстанлыларның, татарларның котын алды. Вандаллар кулыннан күп кабергә зыян килде, шулар арасында композитор Салих Сәйдәшев кабере дә бар. 8 сентябрьдә Яңа татар зиратында йөзләп кабер ташын җимергәннәр иде. Җинаять кодексының 244 маддәсенең икенче өлеше (үлгәннәрнең мәетләрен һәм аларның урыннарын мәсхәрәләү) нигезендә җинаять эше ачылган. Әгәр сездә бу хакта мәгълүмат бар икән, Эчке эшләр министрлыгы 291−21−20, 291−20−02 телефоннары аша (Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны) яисә ,"02" җыеп, хәбәр итәргә сорый (конфиденциальлек тәэмин ителә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев