Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мөхәммәт – Аллаһ илчесе» блокбастеры прокатка чыкты

25 июньдә Казанның "Мир" кинотеатрында «Мөхәммәт - Аллаһ илчесе» фильмы күрсәтелә башлады. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Иран режиссеры Мәҗид Мәҗиди әлеге әсәрне 10 ел дәвамында төшергән. Ул Иран кинематографиясе тарихында иң зур бюджетлы картина булып танылды. Кино чыгымнары барлыгы 50 миллион доллар тәшкил итә.

«Мөхәммәт - Аллаһ илчесе» 2015 елда «Оскар»ның «Чит телдәге иң яхшы фильм» номинациясе премиясенә тәкъдим ителде. Ислам кануннары буенча әсәрдә пәйгамбәрнең йөзе күрсәтелми. Фильм - «Мөхәммәт пәйгамбәрнең тормышы» («Жизнь Пророка Мухаммада») трилогиясенең беренче өлеше булып санала. Пәйгамбәрнең 12 яшькә чаклы тормышын һәм исламның барлыкка килүен тасвирлый. Олуг эшкә алынганчы режиссер бик күп китаплар, документаль материаллар өйрәнгән, галимнәр, белгечләр белән очрашкан. Төшерү төркемендә Иран актерларыннан тыш, төрле илләрнең кино осталары да катнашкан. Сыйфатлы әсәр заманча Иран кино сәнгатенең визит карточкасы буларак кабул ителде.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев