Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мифтах Нуретдиновка – бәйрәм бүләге

Бөек Җиңү көне алдыннан башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәләхов, Комсомол районы хакимияте башлыгы вазифаларын башкаручы Фидәрис Хәбибуллин, ТР Хәрби комиссариатының Яр Чаллы шәһәре Комсомол районы һәм Тукай районы буенча бүлеге башлыгы Дамир Вәлиев Бөек Ватан сугышында катнашкан Мифтах Әнсәп улы Нуртдиновка бүләк тапшырдылар.

Мифтах Нуртдинов Башкортстанның Шаран районы Зирекле авылында туган. Сугыш башланганда 15 яшьлек яшүсмер булган. Колхозда эшләгән. «Җир дә сөрдем, печән дә чаптым, атлар да карадым», – дип искә ала ул хәзер.

Мифтах Әнсәп улы фронтка 1943 елның ноябрендә алына. Башта аны пулеметчылар әзерләү буенча уку полкына билгелиләр, 1944 елның апрелендә фронтның алгы сызыгына җибәрәләр. Пехота полкы составында сугыша. Румыния, Чехословакия, Венгрия һәм Австрияне азат итү операцияләрендә катнаша. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медале, юбилей медальләре белән бүләкләнгән, өлкән сержант хәрби исемен алган. Сугыштан соң өч ай Житомирда яшәгән, аннан Германиядә хезмәт иткән. Туган якларына Мифтах Нуртдинов 1950 елның ноябрендә генә кайткан. 

1973 елда ул гаиләсе белән Чаллыга КАМАЗ заводы төзелешенә килә. Камгэсэнергострой СМУ-1дә экскаваторчы булып эшли. 1978 елда пассажирлар транспорты предприятиесенә күчә, анда ун елдан артык машина йөртүче булып эшли. Лаеклы ялга чыкканнан соң ул башта авария хезмәтендә, аннары шәһәр училищеларының берсендә балта остасы булып эшли. Мифтах Әнсәп улы хәзер дә сафта. Ул яшьләргә хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүдә актив катнаша. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев