Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Җәмигъ мәчетендә төзелеш дәвам итә

31 октябрьдә Чаллы мөхтәсибәте вәкилләре Җәмигъ мәчетендәге эшләр барышы белән танышты. Чарада шулай ук төзелешкә ярдәм күрсәтү фонды җитәкчесе Уел Хөсәенов, проектлаучылар, төзүчеләр вәкилләре дә катнашты. Бүгене көндә мәчетнең идән асты өлешен (цоколь каты) төзү тәмамланды.

Хәзер аны кышкы чорга консервацияләү эше бара. Цоколь катының мәйданы кечкенә түгел - ул 1мең кв. метр тәшкил итә, биеклеге 3,6 метр. Биредә нәрсә урнашачагына бәйле рәвештә төзүчеләр проектка берникадәр үзгәрешләр кертергә мөмкин. Якыннан танышканнан соң мөхтәсибәт вәкилләре анда ашханә булдыру урынлы булыр дигән фикергә килделәр. Сөйләшү имам-мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфуллин җитәкчелегендә барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев