“Микулай”ны яратырлармы?
Чаллы кинотеатрында татар режиссёры Илшат Рәхимбайның этнотриллеры прокатка чыкты.
Чаллыга кинемотографлар күзлегеннән этнотриллер дип бәяләнгән «Микулай» фильмының режиссеры Илшат Рәхимбай һәм сценарий авторлары - ирле-хатынлы Гөлназ Әхмәтова белән Александр Иванов килде. Алар кинотеатрларның берсендә тамашачыларга фильмны тәкъдим итте. “Аның турында көннәр буе сөйли алам, тик күп кенә сорауларга җавапны киноны карагач таба алырсыз,”- диде фильм башланыр алдыннан генераль продюсеры һәм режиссеры Илшат Рәхимбай.
“Микулай” Россиянең 150гә якын кинотетрында прокатка чыккан. Онлайн кинотеатрларда киләсе атнада чыгачак. “Кызганыч, “пират”лар йоклап ятмый. Бер сайтка киноның начар сыйфатлы язмасын элделәр инде”, - ди ул.
“Микулай” танылган драматург Мансур Гыйләҗев әсәре буенча төшерелгән. Спектакле дә бар.
“Көннәрнең берсендә Мансур ага Гыйләҗев белән актер һәм режиссер Рамиль Төхвәтуллин миңа фильм төшерергә тәкъдим итте. Төп рольдә Рамиль әфәнде үзе уйнарга тиеш иде. Продюсеры да ул булыр диделәр. Тик кайбер сәбәпләр аркасында Рамиль әфәнде белән эшләү насыйп булмады. Продюсерлыкны да үз өстемә алырга туры килде” - диде режиссер.
Шулай ук Илшат Рәхимбай фильмда әсәрнең бик нык үзгәртелүе һәм авторның моны тыныч кабул итүе хакында да сөйләде. “Мин баштан ук дөньякүләм мәйданга чыгарлык фильм төшерү бурычы куйдым. Моңа ирешү өчен сценаристлар белән шактый эзләндек. Бик күп мәгълүмат җыйдым, кино өлкәсендә тәҗрибәле белгечләр белән аралаштым. Алар киңәше белән кискен борылышлар керттек. Әйдә моны өстик, әйдә тегене өстик дип кызып китеп эшләдек без аны. Тик, тирәнгә кереп китә башлаганыбызны сизеп, туктап калырга да туры килде. Мансур Гыйләҗев фильмны карагач, башта тын гына торды. Аннары ул әсәренең фильм булып дөньяга чыгуына шат булуын белдерде,” - ди Илшат Рәхимбай.
“Микулай”ны бик кыска вакытта - 17 көндә төшергәннәр. Әлбәттә, моның өчен команда белән ярты ел буе әзерләнгәннәр. Бу хакта ул: “Фильмны бер тиенсез төшерә башладык. Командага идея белән янып йөрүчеләр тупланды. Шул исәптән актерлар да. Сценарийны укып чыккач, шунда ук төп рольдә Виктор Сухоруковны күрдем. Аңа тәкъдим белән чыктым. Ул берникадәр вакыт уйлаганнан соң, “минем мондый рольда уйнаганым юк, үземә дә бик кызык, алынам” дип җавап бирде. Баштан ук фильмда рус телендә генә cөйләшәчәген әйтте. Башка телгә күчкәндә осталыгын югалтудан курыкты ул. Ә безгә әсәрне югалтырга ярамый иде”.
Фильм уңыш казанырмы? Берничә атнадан соң белгеле булачак. Моның өчен хәзер аның халык тарафыннан бәяләнүе кирәк. Күп кенә критиклар әсәрне яңа, моңарчы беркайда да күрелмәгән, бер әсәр белән дә чагыштырып булмый торган итеп бәяли. Киноны карагач, көтелгән белән чынбарлыкның аермасы шактый булуы аңлашыла. “Кайбер шәһәрләрдә, фильм тәмамланган соң, кешеләр фикер алышырга да кала. Вакыйгалар авылда барган психологик фильмны караганда тамашачы сыйфатлы, тирән мәгънәле продукт белән очраша. Мин ышанам, телдән телгә күчеп “Микулай” халык мәхәббәтен һичшиксез яулаячак”, - ди Илшат Рәхимбай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев