Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

МИЛЕК САЛЫМЫН ТҮЛӘМӘС ӨЧЕН ГАРИЗА ЯЗАРГА КИРӘК

Россиянең Татарстан буенча Яр Чаллыдагы федераль салым хезмәте инспекциясе белдерүенчә, ташламалы салым түләүче физик затның милкендә бер төрдәге берничә күчемсез милек объекты бар икән ( ике торак йорты; фатир һәм бүлмәсе; гараж, 3 машина урыны һ.б.) , ташлама бирелүче объектлар буенча милеккә салымнан азат ителер өчен гариза язарга тиеш.

РФ Салым кодексының 407 маддәсе, 7 пункты буенча, белдерүне 1 ноябрьгә кадәр теләсә кайсы салым органына яки " Салым түләүченең шәхси кабинеты" аша бирергә кирәк. Белдерү кәгазенең (Уведомление) үрнәге Россия федераль салым хезмәте (ФНС) сайтында урнаштырылган. Әгәр салым түләүче белдерү бирми икән, һәр төр салым салынучы объектның берсеннән салым ташламасы салымның максималь суммасыннан билгеләнәчәк. Мәсәлән, 2017 елда пенсионер ике фатир хуҗасына әйләнгән һәм 1 ноябрьгә кадәр белдерү җибәрмәгән икән, салым органы зуррак суммалы салым түләнергә тиешле фатирга ташлама ясый, ә башка фатир өчен салым түләргә кирәк булачак. Салым ташламалары турында мәгълүматны "Милек салымнары буенча ташламалар һәм ставкалар турында белешмә мәгълүмат" сервисы аша белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев