Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Милек салымнарын түләү җиңеләйтелде

2020 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча Чаллы халкы милеккә, транспортка һәм җир салымнарын түләү бурычын үтәргә тиеш. Чаллылылар әлеге салымнарны түләү турында белдерү кәгазьләрен түләү вакыты җиткәнчегә кадәр 30 көннән дә соңга калмыйча алачаклар.


Кирәк булганда, мәсәлән, теркәлү урыны буенча төрле сәбәпләр (командировкага, яңа яшәү урынына күчүгә, ялга) буенча озак вакытлар булмаган очракта, бердәм салым түләү рәвешендәге салымнарны вакытыннан алда (аванс белән) түләү мөмкинлеге гамәлгә ашырылган.

Бердәм салым түләве электрон янчыкның аналогы булып тора, анда гражданин физик затлар мөлкәтенә, җир, транспорт салымнарына һәм физик затлар кеременә салым түләү өчен акча күчерә ала.

Акча Федераль казначылыкның тиешле счетына күчерелә һәм милек салымнарын түләү вакыты җиткәч, салым органы мондый түләүне исәпкә алуны мөстәкыйль үткәрәчәк. Беренче чиратта, түләү физик затның, салым буенча булган недоимкаларны яки бурычларын түләүгә юнәлдереләчәк (андый бурычлары булса). Бердәм салым түләве гражданнарга мөлкәт салымнарын түләүне максималь дәрәҗәдә гадиләштерә һәм түләүне башкарганда хаталар ихтималын төшереп калдыра.

Бердәм салым түләвен «Салымнар һәм пошлиналар түләү» сервисларыннан файдаланып яки салым түләүченең шәхси кабинеты аша «Аванс янчыкларын тулыландыру» опциясен кулланып күчерергә мөмкин. Түләү процедурасы бик гади: фамилиясен, ИННын һәм түләү суммасын күрсәтү дә җитә.

Бердәм салым түләү суммасын исәпләргә «транспорт салымы калькуляторы», «җир салымы һәм физик затлар милкенә салым калькуляторы» онлайн-сервислары Россия Федераль салым хезмәте сайтында nalog.ru ярдәм итәчәк. Тулырак мәгълүматны теләсә кайсы салым органында, шулай ук Россия Федераль салым хезмәте Бердәм контакт-үзәгенең 8-800-222-222 телефоны буенча алырга мөмкин.

 

Чыганак:http://nabchelny.ru/news/41701

Фото:ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев