Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миллионнарыннан колак какканнар

Өч Чаллы кешесе молдаваннарга шәрабны "таможня аша үткәрүдә" ярдәм итәбез дип, ике миллион сум акча югалткан. Барлык очракларда да мошенниклар бер схема буенча эш итәләр: корбаннары янына килеп, үзләрен Молдавиядән дип таныштыралар. Алып килгән шәрабны таможняда рәсмиләштерергә ашыгыч рәвештә күп акча кирәк, дип ышандыралар. Моның өчен аларга алтын һәм Молдавия...

Өч Чаллы кешесе молдаваннарга шәрабны "таможня аша үткәрүдә" ярдәм итәбез дип, ике миллион сум акча югалткан.

Барлык очракларда да мошенниклар бер схема буенча эш итәләр: корбаннары янына килеп, үзләрен Молдавиядән дип таныштыралар. Алып килгән шәрабны таможняда рәсмиләштерергә ашыгыч рәвештә күп акча кирәк, дип ышандыралар. Моның өчен аларга алтын һәм Молдавия акчасы бирәләр, шәраб сатудан кергән табыштан процент вәгъдә итәләр дә эссез югалалар. Алданучылар өйләренә кайткач, Молдавия акчасының сувенир банкнот, ә алтын бизәнү әйберләренең бижутерия икәнлеген ачыклыйлар. Аферистлар ятьмәсенә лаеклы ялдагы ике ир һәм бер хатын эләккән. Нәтиҗәдә, ирләр - 300әр мең сум, ә хатын-кыз бер миллион сум акчасын югалткан.

Полиция хезмәткәрләре шәһәрдәшләрне һәр очракта сак булырга чакыра. Карар кабул иткәнче, туганнарыгыз белән киңәшләшегез. Акча сораучының тышкы кыяфәтенә, үзен тотышына игътибар итегез һәм кичекмәстән 02 телефонына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев