Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Милләт өчен кирәк

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикага татар телле радио өчен ешлык бирүне сорап, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче. Бу хакта Миңнеханов президент каршындагы милләт һәм динара мәсьәләләр шурасында әйтте. "Мин бер ешлыкны татар каналына бирүне сорап мөрәҗәгать иткән идем, әмма ул игътибарсыз калды. Моны һич кенә дә дөрес түгел дип...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикага татар телле радио өчен ешлык бирүне сорап, Россия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итмәкче. Бу хакта Миңнеханов президент каршындагы милләт һәм динара мәсьәләләр шурасында әйтте.

"Мин бер ешлыкны татар каналына бирүне сорап мөрәҗәгать иткән идем, әмма ул игътибарсыз калды. Моны һич кенә дә дөрес түгел дип саныйм. Президент белән очрашу булганда, бу мәсьәләне күтәрәчәкмен. Татарлар, удмуртлар, чуашлар һәм башка халыкларның үз каналлары булмаска тиешмени?" - диде Рөстәм Миңнеханов.

Бизнес-Online язуынча, бу мәсьәләне үз чыгышында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та күтәргән. Билгеле булганча, узган елның май аенда Мәскәүдә узган FM ешлыкларны бүлү бәйгесендә "Дастан FM" да, "Курай" радиосы да җиңә алмады. Комиссия Казандагы 96.8 МГц һәм 98.0 МГц ешлыкларын "Комсомольская правда" һәм "Наше Радио"га бирү турында карар чыгарды.

"Татмедиа" АҖ генераль директоры урынбасары Марат Ибляминов комиссия әгъзаларының татар радиоларына ешлык бирмәс өчен төрле сәбәпләр табуын әйтте. "Без бу федераль комиссиягә язган тәкъдимгә егермеләп хат та куйган идек. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевтән, Татарстан хөкүмәтеннән, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховтан, авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовтан, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровтан, Г.Камал театрыннан, Татарстан дәүләт филармониясеннән һәм башкалардан да хатлар бар иде. Әмма аларга күз салучы да булмады. Республиканың үтенечен бар дип тә белмәделәр. Менә бу ягы мине бигрәк тә гаҗәпләндерә", - диде Марат Ибляминов.

Ул шулай ук соңгы ике-өч елда бу бәйгедә республикаларның милли радиоларының ешлыклар отканы юклыгын да белдерде. "Ешлыкны күбрәк Мәскәү холдингларына, төрле корпорацияләргә бирәләр. Ә милләт өчен берни дә юк", - диде ул.

Әлеге бәйгедән соң өч көн узгач, Татар конгрессы радиотапшыруларга ешлыклар бүлүче федераль комиссияне тел дискриминациясендә гаепләп, таратырга дигән иде. Рөстәм Миңнеханов Михаил Федотовка шулай ук бу мәсьәләне хәл итүгә кушылырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев