Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Милләткә кирәкле китап язган

    Шәһәребезнең ГЭС бистәсендә урнашкан Үзәк китапханәдә төрледән-төрле чаралар үтеп тора. Чираттагы музыкаль-әдәби кичә халкыбызның талантлы әдибе, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең "Милләтләр язган китаб"ын җәмәгатьчелеккә тәкъдир итүгә багышланды. 1964-2012 елларны колачлаган дәвер - гади авыл баласының шатлыгын да, кайгысын да күрсәтүче олуг хезмәт ул. Аның авторы - егерме милләт вәкиле. Сугыш...

    Шәһәребезнең ГЭС бистәсендә урнашкан Үзәк китапханәдә төрледән-төрле чаралар үтеп тора. Чираттагы музыкаль-әдәби кичә халкыбызның талантлы әдибе, җәмәгать эшлеклесе Айдар Хәлимнең "Милләтләр язган китаб"ын җәмәгатьчелеккә тәкъдир итүгә багышланды.

    1964-2012 елларны колачлаган дәвер - гади авыл баласының шатлыгын да, кайгысын да күрсәтүче олуг хезмәт ул. Аның авторы - егерме милләт вәкиле. Сугыш ветераны Газиз Вафин, халык шагыйре Хәсән Туфан, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев... Тагын бик күпләрнең киңәш-фатыйхасы, тәкъдимнәре урын алган анда. Болары уңай яктан әйтелгән сүзләр. Ә күпме аяк чалулар, кимсетүләр... Һәрхәлдә, аларның барысы да Айдар Хәлимне 50 ел озатып йөри. Һәм аны бөек шәхес итеп тәрбияләүгә юнәлеш, төсмер бирә.

    Кичә китап турында автор һәм килгән кунаклар чыгышы белән үрелеп барды.

    - Мин зур түземлек белән килгән хатларны җыеп бардым. Иң авыр чакта Казан кешеләренә нәфрәтләнеп, зур өметләр белән Уфага юл тотканда, анда кысуларга чыдый алмыйча, Чаллыга килгәндә дә ташламадым мин аларны. Еллар узгач, учакка ягарга да теләдем. Ләкин эчке сиземләү көчле булып чыкты. Тормыш иптәшем Венера, Илшат Фәррахов, Халидә Гафиятуллина ярдәме белән әлеге китапны дөньяга чыгарырга булдым. Мин аларга чын күңелдән рәхмәтлемен, - диде Айдар Хәлим.

    - Китап сезгә килгән хатлардан гына тора. Бу нилектән? - дигән сорауга автор болай дип җавап бирде:

    - Хатка җавап бирү-язу форматында шактый китаплар нәшер ителде. Монда аның бер яклы булуы отышлы да. Һәр кеше үзенең моңа мөнәсәбәтен, фикерен җиткерә ала. Аның белән йә килешәсең, йә юк. Иң мөһиме - аларда ялган, фальш юк. Бары да ничек бар, шулай сакланган. Китаптагы рәсми документлар, редакцияләргә килгән тәкъдим-хатларның урын алуын уңай яктан бәяләргә кирәк. Ул үзенчә ышанычны арттыра, китапның дәрәҗәсен күтәрә.

    "XX гасыр ахырында татарның милли язучыларына берьюлы дүрт шәхес өстәлде. Аларның беренчесе - шагыйрь Айдар Хәлим, икенчесе - прозаик Айдар Хәлим, өченчесе - публицист Айдар Хәлим, дүртенчесе - җәмәгать эшлеклесе, көрәшче Айдар Хәлим". Фәрит Габделрәхим сүзләренә өстәп, Айдар Хәлим әле тагын бик күп сыйфатларга ия, диясе килә. Вакыт узар, Айдар Хәлимнең халкыбызның иң мөхтәбәр, абруйлы улы икәнен хезмәтләре аша өйрәнерләр, диссертацияләр, китаплар язарлар.

    Әйе, Айдар Хәлим нинди генә эшкә алынса да, ул аларны зур җаваплылык хисе белән әдипләрчә башкара. Максаты да изге - татар халкы озын гомерле булсын, чәчәк атсын!

    Кичәдә Разия Гайнуллина, Люция Мостафина, Илсөяр Зарипова җырлары, Галиәхмәт Шаһи чыгышы нур өстенә нур өстәде. Соңыннан автор үзенең архивыннан 60нчы елларда авыл кызының армиядәге егетенә язган хатын укыды. Аны халык йотлыгып тыңлады. Айдар Хәлимнең үз сүзләре белән әйткәндә, хатлар язып аралашсаң, тормышыбыз кызык та, матур да булыр.

    Р.Галимуллин,

    КамАз төзелеше ударнигы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: