Милләттәшебез - “Тынычлык сөюче” (Миротворец) алтын билгесе Кавалеры
Якташыбыз, Минзәлә районы егете Рөстәм Җамалиев җитәкчелегендәге Мәскәү татарлар штабы милләттәшләребезне берләштерү, татар телен, мәдәният үстерү һәм саклап калу юнәлешендә күп эшли. Газета укучыларыбыз аларның кайберләре белән таныш инде.
Коронавирус инфекциясенә карамастан, штаб 2020 елны уңышлы гына тәмамлады. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгына төрле чаралар үткәрелде. Штаб ярдәме белән 16 000 татар газетасы үз укучысын тапты. Мәскәүдә ТАССРның 100 еллыгына 5000 тираж белән татар газетасы чыгарылды. Татар алфавитын, күренекле шәхесләрнең туган көннәрен үз эченә алган файдалы өстәл календарен чыгарып, төрле төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә таратты.
2021 ел башында татар халкының кадерле улы Рәфкать Галимовны искә алу, “Милли каләм” клубы утырышы һәм башка чаралар файдалы һәм күңелле узды.
Узган атнада штабка Тынычлык милли фонды җитәкчеләре килде. Алар Мәскәүдәге “Татар штабы” милли үсеш үзәге рәисе Рөстәм Фәиз улы Җамалиевны “Тынычлык сөюче” мактаулы алтын билгесе белән бүләкләделәр.
Быел милли фонд оешуга 18 ел булды. Әлеге фонд илебездә һәм чит илләрдә барлыгы 40тан артык эре чара уздырган. Фонд 8 елдан артык эшен Россиядә Ислам дине үсешенә багышлаган. Әлеге фондның максаты – халыклар, конфессия һәм милләтара дуслыкны ныгыту. Әлеге фонд эшчәнлегенә бик күп танылган шәхесләр ярдәм итә.
Шушы еллар эчендә фондның алтын билгесенә Чыңгыз Айтматов, Анатолий Карпов, Людмила Зыкина, Юрий Воронцов, Сергей Бабурин лаек булды. Бүләкләнүчеләрнең кандидатураларын күп кешедән торган комиссия карый. “Тынычлык сөюче” алтын билгесе ике елга бер тапкыр бирелә. Рөстәм Җамалиев әлеге Мактаулы бүләкнең 8нче иясе булды.
Аңа бүләкне фондны Президенты Андрей Гетманов һәм фондның юагыр советы рәисе Дамир Сераҗетдинов тапшырды.
Яңа “Тынычлык сөюче” (Миротворец) алтын билгесе Кавалерын тәкъдим иткәндә Андрей Гетманов: “Игелек кылучы кешеләр, алмашка берни сорамыйча халыклар арасындагы тынычлык һәм дуслыкны ныгыталар. Игелек бәяләнергә тиеш. Шуның өчен Милли тынычлык фонды “Тынычлык сөюче” дигән алтын билге булдырды. Бу билге чын меценатларга һәм энтузиастларга бирелә. Без Мәскәү татарлары тормышында күптәннән катнашабыз һәм штаб эшенең уңышлы баруында тырыш, фидакарь җитәкче, штабы рәисе Рөстәм Җамалиевның өлеше зур дип саныйбыз. 2020 елга нәтиҗәләр ясап, без Рөстәм Фәизовичны “Тынычлык сөюче” алтын билгесе белән бүләкләргә дигән карар кабул иттек”, - диде.
Залдагыларның көчле алкышлары астында газетабызның дусты, милләтебезнең фидакарь улы - Рөстәм Җамлиевка алтын билге белән бергә “Тынычлык һәм кешелеклелек идеалларына тугырылык, Россия Федерациясе халыкларының милли үсешенә һәм дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен” таныклыгы да тапшырылды.
”Тынычылык сөюче” билгесенең яңа кавалеры Рөстәм Җамалиев җавап йөзеннән, ярым шаяру белән: “Хәзер мин шахматны Анатолий Карпов кебек уйнарга, Чыңгыз Айтматов кебек язарга, Людмила Зыкина кебек җырларга тиеш”, - дип җавап бирде.
Якташыбызны олы бүләк алуы белән котлыйбыз. Милләтбез өчен фидакарь хезмәтендә уңышлар юлдаш булсын, Аллаһы Тәгалә аны ярдәменнән ташламасын.
Зөлфия ГАЛИМ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев