Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миләш җыяр чак җитте!

"Утлы" тәлгәшләрнең "бүрек"ләрен салдырып юарга да, ашап, пешереп, киптереп сихәт җыярга

Ни рәвешлеме? Астарак укыгыз!
Миләштә А витамины кишергә караганда да күбрәк. С витамины буенча ул лимонны да уздыра. Моннан тыш, аңарда Р, B1, В2, К, Е витаминнары бар. Халык табиблары миләшне организм хәлсезләнгән вакытта, йокысызлыктан җәфаланганда ашарга куша. Атеросклероздан саклану өчен дә кирәк. Халык медицинасында ул кан басымын нормада тоту өчен дә кулланыла. Аның әле нәкъ балланып, тәм алган чагы. Ашыгыгыз, тиздән урман кошлары килеп, аларның бер бөртеген дә калдырмый чүпләп китәчәк.
Әйдәгез, джем ясыйбыз!
Аның өчен 1,5 кг миләш, 2 кг шикәр комы, 2 әфлисун, 1 лимон кирәк.
Миләш җиләкләрен, лимон, әфлисунны иттарткыч аша чыгарып, эмаль савытка тутырабыз. Шикәр өстәп, яхшылап болгатабыз да ут өстенә куябыз. Кайнап чыккач, сүрән утта 45 минут пешерүебезне дәвам итәбез. Вакыт-вакыт болгатып алабыз. Әзер джемны стерильләштерелгән банкаларга тутырабыз да салкынча урында тотабыз.
Тәмле һәм файдалы бу ризыкны әзерләп, безнең социаль челтәрдәге төркемнәргә фотосын куйсагыз, кемгә була афәрин? Сезгә була афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев