Шəhри Чаллы

“Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!”, дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмый…» [булган хәл]

Балтач районының Шода авылына башка йомыш белән барган идек. Юлдашым - район социаль хезмәт күрсәтү бүлек­чәсе хезмәткәре Гүзәл Кәлимул­лина: "Килгән килеш без­нең карамакта булган Нур­җиһан апаның да хәлен белеп чыгыйк әле, бик тә гыйбрәтле язмышлы әбиебез ул безнең. Үзе бик булган, тырыш, ялгышып та беркемнән, бернәрсә­дән зарланмас", дип кызыктырды.

Май чүлмәге тышыннан беленә дигәндәй, кечкенә генә, әмма бар яклап төзек, заманча өйләрдән берни белән аерылмый торган каралтыны һич кенә дә гомер буе ялгыз хатын-кыз яшәгән ихата дип әйтмәссең. "Ел саен нәрсә дә булса яңарта, үзгәр­тә, эшләттерә, бер дә тик тора белми. Кайчан килсәң дә, камыр ашы пешергән чагы булыр", ди Гүзәл.

«Табиблар шикәр авыруы тапкач, камыр пеше­рү­ләрне сирәгәйткән идем әле, күптән пешергән юк дип, менә он белән кунамны алган идем генә, хәзер чәй куям», дип каршы алды безне Нур­җиһан апа. Тик, сөенеч белән балкыган күзләре, без хәл белешеп, бер сорау бирү белән үк мөлдерәмә яшькә тулды. 60 елга якын вакыт үтсә дә, тән яралары да, җан яралары да төзәлми икән шул…

"Мин исән, күммәгез!"

«1959 елның июне иде ул. Авылдашыбыз Фатыйма апа: "Без бакча тырмалаган көнне - 13ендә булды ул хәл", дип сөйли иде. Мин бе­рен­че сыйныфны тәмам­лаган ел. Авылга ул көнне фотограф килде. Әни белән карточкага төшеп кайттык. Озак та үт­мә­де, бик нык күкрәп-яшенләп яңгыр ява башлады. Әби аңа кадәр үк кемнәргәдер кереп киткән, өйдә әни белән икәү генә. Ул кече якта кер элеп йөри, мин мич буенда утырып тора идем. Бераздан әни: "Кызым, әйдә, бигрәк каты яшен­ли, күршеләргә керик әле", дип чыкса, мин инде идәндә янып ята торган булганмын. Әни, куркудан, өсте­мә кер юган суны сип­кән. Өй­гә шар төсле яшен кергән булган, әле ул әни артыннан да йөргән, әни кая бара, кая борыла, ул шун­да икән. Мичкә бәрел­гән урынында хәтта кир­печләр дә эчкә убылып калган иде. Каушаудан, әни ишек­не ачып аткан - тү­шәмнән кергән яшен шул ишектән чыгып киткән… Мин үземне күмә башлаганнарын гына хәтерлим. Зиратта күмә­ләр дип уйлап: "Мин исән, мин үлмәдем, күммәгез!" дип кычкырмакчы булам, сүзләрем чыкмаган, авыздан ап-ак күбек кенә килгән… Мине зиратка түгел, бакчага алып чыгып, җиргә күмгән­нәр икән. Аннан Чепья больницасына илткәннәр. Озын толымнарым белән уң колагым шул чакта мендәргә ябышып, өзелеп кала. Бөтен тән тиресе, ите эреп, үлек­ләп акты ул чакта. Ыша­насыңмы, соңгы кутырым быел, әле күптән түгел генә төште. Чепьяда мин тоташ бер ел яттым. Бәхетемә, анда олы яшьтәге бик оста һәм бик яхшы Николай Константинович Родовский дигән хирург бар иде. Мине аякка бастыру өчен бик нык тырышты ул. Пешү генә түгел бит әле, муен тиресе эреп, башым уң як җилкәгә, ә иягем күкрәгемә ябышып калган иде. Түзгән өчен, еламаган өчен, дия-дия, акчаларга кадәр бирә, кулларына күтәреп, больница ишег­алдындагы өйләренә алып чыгып, тәмле әйбер­ләр белән сыйлый иде Николай Константинович. Ул башны муеннан кубарырга да тырышып карады, бераз өлешен кисеп, әнидән тире алып, ябыштырды да… Тик дәвам итәргә курыкты, минем генә көчем җитми, диде. Мин әле шул килеш унынчы класска кадәр укыдым. Авылда да, мәктәптә дә мине бер генә кеше дә кимсетмәде, кыерсытмады, укытучылар да шул­кадәр игътибарлы булды. Дә­ре­сем әзерләп килмәсәм дә, әрләмәделәр, начар билге куймадылар, икенче дәрес­кә яхшылап әзерләнеп кил, яме, диләр иде…

Инде тугач ук диярлек әтисен югалткан (Нурҗиһан апа аны хәтерләми дә), курчактай матур булып, күп­ләрне сокландырып үсеп килгәндә (күпләр яшен сугуны да күз генә тиде дип фаразлый), тәне генә түгел, бәгыре дә утларда көйгән кыз юлына Язмыш-Гали­җә­нап, әнә шулай, бик тә мәр­хәмәтле кешеләрне берәм-берәм чыгара, аны әнә шулай тормышка кайтара.

"Тиремне дә алыгыз…"

«Унынчыны тәмамлаган елны Чепьяда Николай Кон­стантинович очрап: "Казанда синең кебекләрне терелтә тор­ган больница бар, менә адресы", дип, бер кәгазь бир­де. Бүген­гедәй хәтерлим: "Улица М.Горького, дом 3" диел­гән иде анда», дип дәвам итә Нурҗиһан апа. «Казанга мине кем алып барсын инде дип борчылган идем, Шода сигезьеллык мәктәбе директоры, укытучым Илдар абый Фазлыев 1970 елда мине Казанга алып менде, опера­ция­ләр ясатты. Туганым түгел­леген, укытучым гына икәнен белеп, ул чакта аңа бөтен кеше шаккатты инде. Мәрхүм Илдар абый һәм аның гаилә­се, барлык туганнары миңа гомерем буе игелек кылдылар, бик күп яхшылык күрдем мин алардан! Аны догамнан калдырмыйм. Чепьяга төш­кәч, Николай Константиновичка багышлап та чир­кәүгә акча салдым. Ә теге чакта Казанда больницада бер­сендә ике ай, берсендә өч ай яттым. Башымны муеннан, иякне күкрәктән аердылар. "Ямар" өчен тирене бөтен гәү­дәмнән җыйдылар ди­сәм дә була. Шул чакта мине жәл­ләп, шунда ятучы бер яшь кыз: "Мин дә аңа тиремне би­рәм, минекен дә алыгыз", дип елаган… Чит кешенеке ярамый дигән­нәр. Анда да бик әйбәт табиб­ларга эләк­тем. Әйбәтләп карадылар, дә­ва­ладылар. Ул чакта хәлемне белергә кил­гән авылдаш­лар­ның иге-чиге булмады, мине белмәүчеләр дә "яшен суккан кызга" дип, шунда ятучылар аша күч­тәнәч­ләр бирделәр… Башымны туры күтәреп йөри алуым белән генә дә бик күпләргә бурычлы мин.

Шул чакта ук группа тиеш булса да, кызга аны әйтүче табылмый (аны бик соңлап кына ала), ә ул үзе булган кадә­ресен дә мог­җизага тиңләп, тормышка чытырдап ябыша. Күп авырлык, югалтулар күр­гән әни­сенә чын терәккә әй­лә­нә. Башта колхозда төрле эшкә йөри, аннан фермада тер­лекчеләргә ашарга пеше­рә башлый.

"Аллаһы Тәгалә зурлады"

«Кайда эшләсәм дә, беркем белән сүзгә килмә­дем, тырышып эшләдем, шуңа­дыр инде барысы да бик хөрмәт итте үземне,» ди ул. «Пен­сиягә чыкканда ферма кызлары шулкадәр зурлап, бик матур кичәләр ясап озатты. Менә бу коверны да алар бүләк итте… Туганнарым бе­лән дә бик дус яшәдек. Әти­ләр башка булса да, абыйлар (инде аларның берсе вафат, берсе - Свердловскида) гел ярдәм итеп, хәлемне белешеп тордылар. Нәнә 1976 елда вафат булды, шуннан бирле ялгызым яшәсәм дә, авылдашлар да бик мәрхәмәтле, ярдәмчел булды. Свердловскидагы абыйның хатыны­ның бу якта туганнары бик күп, алар да булышырга гына тора. Социаль хезмәткәр Рау­шания Гарифуллинадан да бик уңдым, үзе эшчән, үзе ипле. Җитәкчеләр дә, авылыбыз эшмәкәрләре дә: "Нинди ярдәм кирәк, әйт", диләр. Моңа кадәр бер кешедән дә ярдәм сораганым булмады, әлегә ничек тә үзем тырышам. Менә күптән түгел генә 21 меңгә капка-коймалар эш­ләттем, өйнең идәннәрен җы­лыттым, аңарчы түбәләр­не алыштырып, мунча салдырган идем. Өйгә батареялар керттермәгән идем, баш­та сизелмәде, хәзер олы­гая башлагач, җылы ки­рәк, ничек тә тырышып, бу якка батарея керттерергә исәп… Беләсеңме, сеңлем, мине Аллаһы Тәгалә зурлады, гомерем буе янәшәмдә яхшы кешеләр булды.

Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: