Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Мин татарча сөйләшәм” акциясе дәвам итә

Узган ялларда Энтузиастлар бульварында "Мин татарча сөйләшәм" дигән бик матур акция узды. Аны 11нче ел рәттән ана телебезгә, милләтебезнең язмышына битараф булмаган яшьләр, төгәлрәге Татарстанның төрле вузларында белем алучы милли җанлы студентларыбыз оештыра. Бөтендөнья татар яшьләр форумы җитәкчелегендә әлеге егет-кызлар быел да республика шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыккан. Үзләре иҗат иткән...

Узган ялларда Энтузиастлар бульварында "Мин татарча сөйләшәм" дигән бик матур акция узды. Аны 11нче ел рәттән ана телебезгә, милләтебезнең язмышына битараф булмаган яшьләр, төгәлрәге Татарстанның төрле вузларында белем алучы милли җанлы студентларыбыз оештыра. Бөтендөнья татар яшьләр форумы җитәкчелегендә әлеге егет-кызлар быел да республика шәһәрләре буйлап сәяхәткә чыккан. Үзләре иҗат иткән җырлар аша туган телебезгә мәдхия җырлаучы талантлы яшьләр кемнәр соң алар?

"Шушы үтәли җил исеп торган салкын май көнендә Казан кадәр Казаннан килеп, бернинди уңайлылыгы булмаган ачык мәйданда чыгыш ясар өчен чын-чынлап кайнар йөрәкле, изге максатлы булырга кирәктер!" дигән гаҗәпләнүле соравыма шунда ук җавап алам.

- Безнең арада очраклы кешеләр юк. Татар гаиләләрендә тәрбияләнгән, телләре туган телебездә ачылган яшьләр бүген үзләре татар мохитын тудыруга, тарихи-мәдәни хәзинәбезне бөртекләп саклауга лаеклы өлеш кертә. Моннан 10 ел элек "Сәләт" лагеренда ял итеп, татар яшьләренең алдынгы фикерле һәм милли җанлы вәкилләре белән аралашып кайтканнан соң, үзебезнең Чаллы җирлегендә дә шундый яшьләрне бергә тупларга булдык. 2009 елда КАМПИ институты базасында татар студентларының беренче иҗтимагый төркеме - "Чулман" татар студентлары оешмасы барлыкка килде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы беренче көннән безне үз канаты астына алды. Шул гомердән бирле без бергә. Казан вузларыннан әнә күпме яшьләр кайтты бүгенге бәйрәмгә! - ди елмаеп, оешманың җитәкчесе Гүзәл Сәхипова. Аның сүзләрен җөпләп, әңгәмәгә Бөтендөнья татар яшьләре форумы сәркатибе Ленария Мөслимова кушыла.

- Безнең тарафдарларыбыз бүген 120 илдә яши. Татар яшьләре белән интернет челтәрендә аралашабыз. Туган телебезне үстерү, милли җәүһәрләребезне саклау, татар җыр сәнгатен яңа музыкаль жанрлар (рэп, рок) белән баету өлкәсендә туплаган тәҗрибәбез белән уртаклашабыз, киңәшләребезне бирәбез. Ел саен башкарылган эшләребезгә йомгак ясау йөзеннән, Казанның Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә җиңгән иҗат төркемнәрен бүләклибез. Бәйрәм алар катнашындагы гала-концерт белән тәмамлана. 26 апрельдә булачак әлеге бәйрәмгә бик күп кунаклар көтелә. Иң талантлы дип табылган иҗат төркемнәре йомгаклау концертында чыгыш ясаячак. Чаллыга да 4 төркемне алып килдек. Үзегез күреп торасыз: берсеннән-берсе талантлылар, - диде ул, горурланып.

Әйе, иң мөһиме, барысы да татар җанлылар. Әнә ничек ихлас бирелеп, һәр җырны йөрәкләре аша үткәреп чыгыш ясыйлар! Мәйданга бер-бер артлы фолк джаз рухында иҗат итүче Эльнар Байназаровның хор төркеме, татар-рок жанрына яңа сулыш белән килеп кергән үзенчәлекле автор-башкаручы Рәдиф Кашапов, Oscar төркемен оештырган талант иясе Рөстәм Нурисламов, Juna ансамбле кызлары, ALTAN рэп төркеме солистлары аяк баса. Беренче карашка колакка бераз ятрак булып ишетелгән татар рэпына да ияләшәм. "Чулман" татар студентлары оешмасы җитәкчесе Гүзәл Дәмир кызы ни өчен әлеге юнәлешкә өстенлек бирелүнең серен аңлата. "Татар эстрадасындагы популяр җырларны яңача "сөйләп җырлау" яшьләргә дә, яшүсмерләргә дә бик ошый. Попса стилендәге музыка, моңлы халык җырлары күңелгә ятышлы булса да, мондый мәйданнарга җәлеп итү өчен заманча жанрлар кулайрак," ди ул.

Чыннан да, акция башлануга ярты сәгать дигәндә, мәйдан Чаллы яшьләре, студентлар белән тулды. Һәр төркемгә кушылып җырлаучы, "кумир"лары белән шау-гөр килеп фотога төшүче бу егет-кызларны туган телләренә битараф дияргә, ничек тел әйләнсен! Карашларына кадәр нурлы, иманлы безнең яшьләрнең. Әнә ничек горурланып, "мин татарча сөйләшәм" дигән әләм астына җыелдылар. Бу балаларга карап, милләтебезнең киләчәге өметле һәм матур икәненә тагын бер кат инанасың.

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев