Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Мин ялгыз түгел

    Наилә Хөрмәтованы күпләр хәтерлидер әле. Чаллы журналистикасында үзенең якты эзен калдырган кеше буларак та, җәмәгать эшлеклесе, гомумән, ут чәчеп торган тырыш, уңган Әгерҗе кызы икәнен дә беләбез. Хәзер ул Төркиядә яши, туган якларына әледән-әле кайтып тора. Һәр кайтканында редакциябезгә килеп хәл белешә, язмаларын калдырып китә. Чит җирләрдәге тормышыннан бик канәгать....

    Наилә Хөрмәтованы күпләр хәтерлидер әле. Чаллы журналистикасында үзенең якты эзен калдырган кеше буларак та, җәмәгать эшлеклесе, гомумән, ут чәчеп торган тырыш, уңган Әгерҗе кызы икәнен дә беләбез. Хәзер ул Төркиядә яши, туган якларына әледән-әле кайтып тора. Һәр кайтканында редакциябезгә килеп хәл белешә, язмаларын калдырып китә. Чит җирләрдәге тормышыннан бик канәгать. Без Наиләнең бер кызыклы язмасын сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

    ...Мин Истанбулда инде ун ел яшим. Тормышымны тамырдан үзгәрткән бу гаҗәеп матур һәм тарихи шәһәргә беренче күрүемдә үк гашыйк булдым. Аякларым Истанбул җиренә аяк басар-басмас, шәһәр өстен диңгез дулкыннары кебек каплап киткән беренче азан тавышларын ишеткәч тә: "Я, Аллаһым, мине монда китер, монда яшәт, бу изге туфракларда җирләнергә насыйп ит!" - дип ялвардым. Хыялым тормышка ашкач та, Истанбулдагы катлаулы, әмма мавыктыргыч, һәр көне бер маҗара, могҗиза, тетрәнү белән тулы хәятемә шөкер иттем. Бу бөек шәһәрнең бер бизәге булып китүемә сөенеп туя алмадым. Истанбул мине сихерләде, мәңгелеккә үзенә бәйләде, язмышымның яңа сәхифәләрен яздырды. Кулларың һәм акылың белән һич колачлап бетерә алмаган Истанбулның һәр урамы зур тарих: аны өйрәнеп, белеп, күреп, аңлап бетерү һич мөмкин түгел. Ул һәркөн үзгәрә, үсә.

    Мин аеруча диңгез ярларын, утраулар белән бәйле урыннарын яратам. Истанбулның Азия тарафында яшәгәнгә күрә, Кадыкөй, Өскедар пристаньнәренә еш киләм. Мине һәрвакыт үзенә тарткан, сурәте йөрәгемә тирән уелган бер манзара бар. Ул - Кыз манарасы. Шундый бер гыйбарә яши: дөнья - Истанбулга, Истанбул Кыз манарасына гашыйк, имеш. Мин икесенә дә гашыйкмын. Гүзәл шәһәребезнең символы булып бу корылма шәһәр бугазының Мәрмәр диңгезе ярына якын урнашкан. Тарихи манара гашыйклар, бирелгәнлек, ялгызлык символы. Ул гасырлар буе язучыларның, шагыйрьләрнең, музыкантларның, рәссамнарның илһамчысы булып тора. Миллионнарча туристларның дикъкатен үзенә җәлеп иткән, диңгез өстендәге япа-ялгыз, әмма мәгърур булып минем йөрәгемдә яши.

    Истанбулны Кыз манарасыннан башка күз алдына китереп булмаган кебек, мин үземне хәзер шушы шәһәрсез күзалламыйм. Туган Ватаным Татарстанга, Чаллыга балаларым, якыннарым янына кайткач та, атна-ун көн үтүгә, Истанбулны, аның белән бергә Кыз манарасын сагына башлыйм.

    Хәзерге көндә диңгез өстендәге ресторан хезмәтен үтәгән бу манара урынында, греклар хакимлек иткән чорда, ком-ташлы бер кабер булуы билгеле. Византиялеләр заманында манараны чик сакчылары - госманлылар күзәтү манарасы, сөрген станциясе, карантин урыны итеп тә файдаланганнар. Инде ул йөзләрчә еллар юл күрсәтүче маяк вазыйфасын үти. 2000 елда ресторан буларак үзгәртеп корылган. Хәзер ул төрекләрнең һәм туристларның иң яраткан урынына әйләнгән. Моңарчы диңгез шавын һәм акчарлаклар тавышын гына тыңлаган манараны пычак, чәнечке, табак-савыт, музыка тавышлары күмеп китте. Утраудагы ресторанга яр буеннан моторлы һәм ишкәкле көймәләр көне-төне кешеләр ташый башлады.

    Кыз манарасын элек Кечкенә манара, Тана бозавы, Леандрс манарасы исемнәре белән атап йөрткәннәр. Бугазның Европа яры аркылы тимер чылбыр сузылган булган. Чылбыр өзелгәч, аның калдыклары хәзер дә диңгез төбендә күренә.

    Бу тарихи һәйкәлгә соңыннан Кыз манарасы исеме бирелүнең гаҗәеп мавыктыргыч тарихы бар. Мисырлыларның патшабикәсе Клеопатраның үлемен хәтерләткән Кыз һәм Елан риваяте яши.

    ...Бер патшага синең кызыңны 18 яшь тулгач, елан чагып үтерә дигәннәр. Ул бердәнбер газиз кызын тәкъдирдән яшерү өчен утрауда манара төзетә. Кызын шунда яшерә. Әмма язмыштан узмыш бармы соң? Шәһәрдән китерелгән җиләк-җимеш тутырылган кәрҗин эченнән елан чыгып, кызны чагып үтерә. Патша сөекле кызына тимердән табут ясатып, аны Ай-Суфия мәчетенең капкасы өстенә куя. Бүген дә табут шунда тора, аның капкачында ике тишек күренә. Елан үлгәч тә кызны борчып тора, имеш... Шулай язмыштан качып булмыйдыр ул.

    Язмышым мине дә Истанбулга китерде, Ватанымнан, туганнарымнан аерды, әти-әниемне дә мәңгелеккә югалттым инде. Йөрәгем сагыш, сагыну белән тулы көннәрдә, үземне япа-ялгыз хис иткән кичләрдә диңгез ярына киләм. Миллионнарча неон утлары белән бизәлгән сихри Истанбул манзарасыннан күземне ала алмыйм. Истанбул өзгәләде җанымны. Диңгез өстендә япа-ялгыз, әмма төп-төз басып торган Кыз манарасы белән тормыш зилзиләләренә бирешмичә аякта кала алган, хәяткә ике куллап тотынган мин - мөһаҗирлектәге татар кызы арасында уртаклык бар сыман: мин Төркиядә ялгыз түгел, язмышымны уртаклашкан Кыз манарасы бар.

    Наилә Хөрмәтова.

    Истанбул-Чаллы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: