Шəhри Чаллы

Миңнеханов Путинга "КАМАЗ"дагы яңалыклар турында сөйләде

"Ново-Огорево"да "Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" Күзәтүчеләр советы утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга перспективалы проектлар турында бәян итте, дип хәбәр итә РФ Президенты матбугат хезмәте. "КАМАЗ" турында сөйләгәндә, ТР Президенты Россия Президенты икенче тапкыр автогигантка килгән вакытта, аңа "бина һәм корылмаларны түгел, ә андагы...

"Ново-Огорево"да "Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" Күзәтүчеләр советы утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинга перспективалы проектлар турында бәян итте, дип хәбәр итә РФ Президенты матбугат хезмәте. "КАМАЗ" турында сөйләгәндә, ТР Президенты Россия Президенты икенче тапкыр автогигантка килгән вакытта, аңа "бина һәм корылмаларны түгел, ә андагы технологияләрне" күрсәтергә теләвен билгеләп үтте. "Яңа проектларны эшләтү буенча стратегик инициативалар агентлыгы" инструкторлар тәкъдим итте, алар безнең 18 кешене өйрәтте һәм алар бөтенләй башка технологияләр буенча эшли. 400ләп бала анда. Бу теманы да "КАМАЗ" үз контролендә тота. Без бу эшкә вузлар һәм зур компанияләрне җәлеп итәргә телибез. Шундый икенче балалар технопаркын без быел Иннополис мәйданчыгында ачарга телибез, алар берничә булыр дип уйлыйм", - диде Миңнеханов.Сөйләшү азагында Владимир Путин "Дакар"да катнашучы "КАМАЗ-Мастер" командасы узышчыларының кәефләре белән кызыксынды һәм аларга уңышлар теләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: