Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Миңнеханов: Татар зиратында кабер ташларын җимергән вәхшиләр әле дә суд каршына басмаган

ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин хезмәткәрләр тарафыннан җинаять кылу очракларына юл куймау буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Узган елда 22 полиция хезмәткәре җаваплылыкка тартылган. «Түбән Камада булган вакыйгадан соң без атна саен полиция бүлекләрендә урнаштырылган күзәтү камераларындагы барлык язмаларны тикшерәбез. 90га якын өстәмә камера куелды», - дип искәртте...

ТР эчке эшләр министры Артем Хохорин хезмәткәрләр тарафыннан җинаять кылу очракларына юл куймау буенча алып барылган эшчәнлек турында сөйләде. Узган елда 22 полиция хезмәткәре җаваплылыкка тартылган.

«Түбән Камада булган вакыйгадан соң без атна саен полиция бүлекләрендә урнаштырылган күзәтү камераларындагы барлык язмаларны тикшерәбез. 90га якын өстәмә камера куелды», - дип искәртте Артем Хохорин. +
Татарстан Президенты полицейскийларның эшен билгеләп үтте һәм тәртип сагында торучылар игътибар юнәлтергә тиешле юнәлешләрне билгеләде, дип хәбәр итә Татар-информ.
«Икътисад, социаль өлкә һәм Татарстандагы инвестицион климат шул исәптән сезнең эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә дә бәйле. Республикадагы барлык уңай нәтиҗәләргә полицейскийлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә дә ирешелде. Татарстанда җинаятьчелек дәрәҗәсе Россиядәгедән түбәнрәк. Җәмәгать урыннарында оператив хәл яхшырды. Шуның белән бергә, коррупциягә каршы көрәш һәм икътисад өлкәсендә полициянең потенциалы тулысынча файдаланылмый әле», - дип искәртте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов экстремизм һәм террорчылыкка каршы тору өлкәсендә уңай динамиканы билгеләп үтте.
«Әмма Казан һәм Яшел Үзәндәге татар зиратларында кабер ташларын җимергән вәхшиләр әле һаман да суд каршына басмаган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев