Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минем матурым

Ка­зан мил­лә­те­без мәр­кә­зе, без­нең бө­тен өмет­ләр шу­шы баш­ка­ла­быз­да ак­ла­на, хы­ял­ла­ры­быз шу­шын­да чын­га аша. Сән­га­те­без кү­ген­дә як­ты йол­дыз­лар ка­бы­зу­чы да ул -ме­ң я­шәр ка­ла­быз. Би­ре­дә күп төр­ле бәй­ге­ләр, фес­ти­валь­ләр, ярыш­лар үтә.

Яшь та­лант­лар тә­ү­ге адым­на­рын би­ре­дә ясый­лар, кү­бе­се иҗат юлын­нан ки­теп Ка­зан­да хал­кы­быз­га хез­мәт итә баш­лый­лар.

Tatar parti исем­ле яшь­ләр бер­ләш­мә­се та­лант­лар­ны та­бып та­ны­ту­да зур эш­ләр баш­ка­ра. Күп сан­лы бәй­ге­ләр, ярыш­лар, мә­дә­ни ча­ра­лар­ны бер­ләш­мә би­шен­че елын үт­кә­реп ки­лә. Шу­лар­ның иң мәр­тә­бә­ле­се кыз­лар ара­сын­да уз­ды­ры­ла тор­ган "Ми­нем ма­ту­рым" гү­зәл­лек һәм яшь та­лант­лар кон­кур­сы. Tatar partiның җи­тәк­че­се җыр­чы, му­зы­кант Ил­наз Са­фиул­лин иң уң­ган та­тар кыз­ла­рын эз­ләп та­бу бу­ры­чын мак­сат итеп эш­ли. Бәй­ге­нең бы­ел­гы­сы ае­ру­ча үзен­чә­лек­ле бул­ды, "Ми­нем ма­ту­рым"­ның юби­лей елын­да бе­рен­че тур­да 122 кыз кат­наш­ты. Рос­си­я­нең төр­ле тө­бәк­лә­рен­нән мил­лә­те­без­нең уң­ган сы­лу­ла­ры ин­тер­нет аша сай­лап алын­ды. Кыз­лар чи­бәр бу­лу бе­лән бер­гә сән­гать өл­кә­сен­дә та­лант­лы да бу­лыр­га ти­еш­ләр иде. Икен­че тур­га үтү исә 55 гү­зәл­гә на­сыйп бул­ды. Ә ин­де алар ара­сын­нан иң-иң чи­бәр, та­лант­лы, уң­ган­нар­ны сай­лау жю­ри­га бик җи­ңел бул­ма­ды. Гү­зәл­ләр Ка­зан­га җы­е­лып көч сы­наш­ты­лар. Кем җыр­лый, кем бии, кем­дер нә­фис сүз ос­та­сы... Ба­ры­сы да фи­нал­да кат­на­шыр­га хо­кук­лы­лар...Әм­мә та­ләп­чән ко­мис­сия ни­ба­ры­сы 14 гү­зәл­гә ге­нә фи­нал ярыш­ла­рын­да кат­на­шыр­га хо­кук бир­де.

Ка­зан­ның ру­хи үзә­ге­нә әве­рел­гән Кор­стон­да фи­нал бәй­ге­лә­ре гөр­ләп үт­те. Ка­зан, Әл­мәт шә­һәр­лә­ре, Баш­корт­стан рес­пуб­ли­ка­сы, Та­тар­стан­ның төр­ле ра­йон­на­рын­нан кил­гән гү­зәл­ләр бе­лән бер рәт­тән үзе­без­нең Чал­лы кы­зы Ми­лә­ү­шә Ра­зо­ва да "Ми­нем ма­ту­рым" кон­кур­сын­да фи­нал­га ка­дәр ба­рып җит­те. Шу­ны­сы үзен­чә­лек­ле Ми­лә­ү­шә бәй­ге­дә кат­на­шу­чы­лар ара­сын­да иң яше бул­ды, аңа 16 гы­на ту­ла. Ул сай­лап алу ту­рын­да ук үзе­нең күр­кәм би­ю­лә­ре бе­лән жю­ри­не әсир ит­те.

Кон­кур­ста кат­на­шу­чы­лар­ның ба­ры­сы да ма­тур­лар, сә­ләт­ле­ләр... Алар баш­та мил­ли ки­ем­нәр­дә үз­лә­ре­нең чын та­тар кыз­ла­ры икән­лек­лә­рен күр­сәт­те­ләр, че­те­рек­ле со­рау­лар­га бик тап­кыр җа­вап бир­де­ләр. Ту­ган тел­не ни дә­рә­җә­дә бе­лү­лә­ре дә шун­да ачык­лан­ды. Ә ин­де та­лант­ла­рын күр­сәт­кән­дә хал­кы­быз­ның сән­гать чиш­мә­лә­ре мул , саф су­лы бу­ла­ча­гы­на шик кал­ма­ды.

Ми­лә­ү­шә Ра­зо­ва бү­ген­ге көн­дә мә­дә­ни­ят һәм сән­гать көл­ли­я­тен­дә бе­лем ала. Ул хо­ре­ог­ра­фия сер­лә­ре­нә тө­ше­нә, үзе куй­ган би­ю­лә­ре ге­нә дә бер дис­тә­дән ар­та. Кон­кур­ста ел фа­сыл­ла­рын тас­вир­ла­ган чы­гы­шы бе­лән та­ләп­чән жю­ри­ны шак­кат­тыр­ды ул. Чал­лы да­нын рес­пуб­ли­ка кү­лә­ме­нә як­лау җа­вап­лы­лы­гын то­еп чы­гыш яса­ды.

Кыз­лар кич­ке ма­тур күл­мәк­ләр­дән сәх­нә­гә чык­кан­да, жю­ри кы­зып-кы­зып бә­хәс­лә­шә иде ин­де.

Җи­ңү­че­ләр­не тан­та­на­лы игъ­лан ит­кән­дә, бө­тен Кор­стон кү­ңел ачу үзә­ге шау-гөр ки­леп тор­ды. Баш­та кыз­лар­ны төр­ле но­ми­на­ци­я­ләр бу­ен­ча кот­ла­ды­лар. Та­лант­ла­ры, күр­сәт­кән нә­ти­җә­лә­ре ба­ры­сы бер­гә исәп­кә алын­ды. Ун дүрт кыз­дан соң­гы иң көч­ле өч­лек сәх­нә тү­рен­дә. Я кем җи­ңү­че бу­лыр? Ә ин­де хан кы­зы­дай бал­кып Ми­лә­ү­шә Ра­зо­ва кал­гач, зал­да бар ха­лык җи­ңү­че­нең

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев