Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минталип Миңнеханов: «Төрле культуралар үстерергә мөмкинчелек бар, тик...»

Тукай районының танылган фермеры хуҗалыклары турында сөйләде, яшелчә үстерүчеләргә киңәшләрен бирде.

Кышка керсәң, җәйне уйла, ди татар халык мәкале. Быел кар аеруча күп яуды. Бу яшелчә, иген уңышына ничек тәэсир итәр? Әлеге сорауны ВКонтактедагы туры эфирда узган әңгәмәдә Тукай районының уңышлы эшләп килүче фермеры, РФнең атказанган фермеры, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Минталип Миңнехановка бирдек. Ул хуҗалыкларындагы яңалыклары белән уртаклашты, бәрәңге үстерүчеләргә үз киңәшләрен бирде.

– Кар күп булса, уңыш мул була, диләр. Дөресме бу?
– Бу дөрес. Табигатьне Аллаһы Тәгалә «көйли». Кышын кар яву вакыты июнь яңгырларына туры килә. Халык моны күптән билгеләп барган. Аннары язын әкрен генә эретеп, әкрен генә җиргә сеңдереп барганда файдасы бик күп була. Тик төрле еллар була – кайвакыт тиз генә җылытып, көчле эретүләр була, өстәвенә, яңгырлар булса, җиргә сеңеп өлгерә алмый, агып китә. Без инде язлар матур килер дип, Аллаһы Тәгалә биргән дым безгә ирешеп, халкым мул уңыш алыр дип өмет итик.

– Бүгенге көндә сезнең хуҗалык нәрсә белән мәшгуль?
– Кыш дәвамында район һәм шәһәр мәктәпләренә кишер, чөгендер, бәрәңгене сайлап озатабыз. Алар канәгать. Эшнең туктап торганы юк, конвейер. Саклауга салганда ук сортларга аерабыз, кыш көне сатуга чыгарганда да сайлап чыгарабыз. Бәрәңге, кишер, чөгендерне бик яратып алалар. Параллель рәвештә техниканы, орлыкны язга әзерлибез. 

– Хуҗалыгыгызда техник яктан һәрдаим яңалыклар кертеп торасыз. Быел нинди үзгәрешләр бар?
– Яңа бина төзибез. Фундамент салынды, идән җәелде. Металлоконструкцияләр куя башладык. Дөнья һәрвакыт бертөрле генә бармый, һәрвакыт алга омтылыш булырга тиеш, яңалык кертергә кирәк. Халыкның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә кирәк. Шуларны истә тотсаң, һәр көн уңыш китерә. Без бу юнәлештә даими эшлибез. Киләчәктә яңа культуралар кертергә дә исәп бар.

– Бу бинаны яшелчәләрне саклау өчен кулланачаксызмы?
– Бу универсаль саклау урыны булачак. Өем белән дә, контейнерларга салып та саклап булачак, эшкәртү өчен мөмкинлек тә каралган. Әйтик, җиләкләр үстерә башлыйбыз икән, суыткычлы склад кирәк. Туңдыра торган түгел, черемәсен, бозылмасын өчен тиешле температурада тота торган. Бу эшкә төрле юнәлештә эшләргә мөмкинлек бирәчәген күзаллап тотындык. Ирешербез дип уйлыйбыз.

– Шәхси хуҗалыкта бәрәңгесен саклаучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?
– Хуҗа кеше базга төшкәч, игътибар белән бәрәңгесенең нинди хәлдә икәнен карарга тиеш. Шәһәр кешесенә подвалда, гаражда саклаганда бәрәңгене аерым контейнерга салырга киңәш итәм. Чөнки өем булып ятканда бер бәрәңге чересә, башкаларына да күчә, аны тиз генә туктатып булмый. Ә аерым тартманы карап чыгарга җиңелрәк. Араларында һава да йөри. Яшелчә яхшы саклансын өчен орлыктан ук башларга – тиешле дарулар белән эшкәртергә кирәк. Химия дибез, тик хәтта кешеләргә дә туу белән прививка ясыйлар бит. Дозасы тиешле булганда бу препаратлар яшелчәне, булачак уңышны саклый гына. Гербицидны агу дию дөрес түгел. Һәр культурага фунгицид, интексицид, урыны белән гербицид кирәк. Шәхси хуҗалыкларда төтен шашкалары кулланырга да киңәш итәм. Бакчачылык кибетләрендә ул бар. Аны куясың икән, бөтен тишекләрне томалап, кечкенә генә вентилятор кушарга кирәк – циркуляция булсын, стеналарга, түшәмгә тигез таралсын. 

– Шәһәр кибетләрендәге читтән кайтартылган бәрәңге зыянлы түгелме?
– Без үзебез ике тапкыр тикшерү уздырабыз. Башта Түбән Камада бик җитди лабораториядә, аннары Казанда. Анализлар яхшы икәнлегенә инангач кына кулланучыга тәкъдим итәбез. Капчыкта фирма исеме язылган. Сәүдә нокталарына мин продукцияне кибетләргә таратканчы кабат тикшерергә тәкъдим итәр идем. Бу юнәлештә әле эшлисе эшләр бар. Аннары үзебездә үстерелгәнен алган очракта отышлы ягы шул – җитештерүчене эзләп табып дәгъва белдерергә була, ә ерактагылар товарын калдыра да китә.

– Башка төр бизнес белән шөгыльләнеп каравыгыз турында да сөйләгез әле.
– Без балык үрчетүгә керешеп киттек – юанбаш (тостолобик), ак амур (белый амур), сазан үстердек. Уңышлы гына барды. Тик аны саклап калып булмады. Шәһәргә якын җирдә урнашкан иде, көнен дә, төнен дә керәләр, балык тоталар, куып та, тотып та бетереп булмады. Сакларга куелган кешеләр дә урлады. Эшне туктатырга туры килде. Яшелчәләргә килгәндә, бәрәңге уңмаса, кишер бар, кишер булмаса – чөгендер. Быел менә кишер уңды. Дөресен әйткәндә, яшелчә үстерү ул бик четерекле, бик күп хезмәт сорый торган, катлаулы өлкә. Кереп китүен китәсең, эшне ерып чыгу кыен. Дүртенче культура – бөртеклеләр.

– Узган елларда Сез бәрәңгенең Гала сорты әйбәт дигән идегез. Аннан да яхшырак сорт юкмы?
Премиум дигән сорт буенча сөйләшү алып барабыз. Быел утыртып карарга исәп. Лаборатор анализ аша тикшерәбез, чөнки безгә һәр сортның киләчәктә үзен ничек тотачагын белергә кирәк. Һәр сорт төрле җирлектә үзен төрлечә тота – кайсысы кара туфракта үсә, кайсысы комлы җирдә, вегетация сроклары бар. Иң мөһиме – саклану шартлары нинди, без шуларны өйрәнәбез. Безнең җирлеккә туры килсә утыртабыз. Шулай да безгә Гала сортыннан баш тарту отышлы түгел – аны гел сорап алалар. Икенчедән, аның күзләре тирән урнашмаган – бу мәктәп туклануында кулланыла торган чистарту машинасы өчен уңайлы. 

– Эшмәкәрлек күп көч таләп итә торган өлкә. Энергияне каян аласыз?
– Беренчедән, ул безнең канга сеңгән. Икенчедән, адәм баласы үзен сынарга тиеш. Фермерлыкка кереп киткәч катлаулы ситуацияләр күп булды – техника да, механизмнар да юк иде. Ихтыяр көче, эшлисе килү теләге көчле булды. Иң мөһиме – бу эштә дәвамыңны булдыру. Эшләгәндә дә бу балаларга, оныкларга калачак дип эшлисең. Безнең хуҗалыкны хәзер гаилә династиясе диләр, бер-беребезгә терәк булып эшне алып барабыз. 

– Моңарчы үстермәгән яшелчәләрне үстерәсегез килмиме?
– Төрле культураларга кереп китәргә мөмкинчелек бар. Тик, кызганычка каршы, эшләргә кешеләр җитми. Җир эшен үз иткән кешегә мин хәтта үземдә участок бүлеп бирер идем – виктория яки кәбестә үстерегез дип. Матур сөйләүчеләр бар, тик эшкә тотынучы юк. Инде ничә консультация бирдем, аңлатып та җибәрәм, тик әлегә нәтиҗәсез. Шулай да планнар бар, шәһәрдән авылга кайтучылар да бар, шулар белән төрле культуралар үстерергә исәп бар. Ихтыяҗ да бар. Безнең бөтен Россиягә таралган исемебез дә бар. 

– 2023 ел азагында Сез «Ел җитәкчесе» исеменә лаек булып, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга бардыгыз. Шул турыда да сөйләгез әле. 
– Рәисебез белән очрашу олы бер дәрәҗә булды. Анда җәмәгатем Рәмзия белән күп еллар бергә яшәвбезне дә искә алдылар – 52нче ел бергә инде без, оныкчыклар үсеп килә. Рөстәм Нургалиевич тормыш иптәше белән килеп котлады. Авыл хуҗалыгында кеше кимендә 10 яшеннән эшкә тотына, безне дә әти-әни кыйнап-сүгеп өйрәтмәде, үз үрнәгендә күрсәтте. Әйтелгән икән, үтәлергә тиеш иде. Миңа аеруча таяналар иде, чөнки төгәллек яратам. Бу сыйфат авылда бик тә кирәк. Мисал итеп әйтәм, колорадо коңгызы утыра, шул вакытта Сабантуйлар бара, күпләр бәйрәмнән соң агулармын, ди. Тик ул вакытка сабакта инде берни дә калмый. Яки механизатор мин Сабан туена барырга тиеш дип китеп бара. Улым Рәмискә рульгә утырырга туры килә. Ул булмаса, үзем утырам. Авыл хуҗалыгында эшне икенче көнгә, башка вакытка калдырырга ярамый. Алай эшләсәң, әйтик, бәрәңге бер гектардан син көткән 400 центнер урынына 100не бирергә мөмкин. Нәтиҗәдә чыгымнар үзен акламый. Эшләгән эшегезне яратып, җиренә җиткереп эшләгез, шул вакытта һичшиксез, уңышка ирешерсез. 

Фото редакция архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев