Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минтимер Шәймиев Мәрьям Ана Казан иконасы соборын төзү барышы белән танышты

Минтимер Шәймиев бу эшләр бик мөһим һәм алар Соборның бөеклеген көчәйтергә тиеш, дип саный.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан Богородица монастырендәге Мәрьям Ана Казан иконасы соборын яңадан торгызу урынында киңәшмә уздырды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Минтимер Шәймиев белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан объектта төзелеш эшләренең барышы белән таныштылар. Киңәшмә барышында шулай ук Богородица монастыре территориясендә архитектура-археология объектларын музейлаштыруны проектлау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

“Евростройхолдинг+” ҖЧҖ генераль директоры Владимир Казилов бүгенге көнгә төгәлләнгән эшләр турында сөйләде. Югары гыйбадәтханәне сылап бизәү тәмамланды, аны алтынлау эшләре башланды. Мәгарә чиркәвендә урнаштырылачак иконостасны эшләү бара. Шулай ук Мәгарә чиркәвенең сакланып калган рәсемнәре реставрацияләнә. Собор территориясен төзекләндерү эшләре башланды.

“Татинвестгражданпроект” ДУП скверны төзекләндерү проектын башкарган. “Музей проектлау үзәге” ҖЧҖ Мәрьям Ана Казан иконасы һәм Богородица монастыре тарихы музееның фәнни концепциясен эшләгән. “Идел буе археологиясе” ҖЧҖнең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Андрей Старков Мәрьям Ана Казан иконасы соборы музей экспозицияләре проектын тәкъдим итте.

Мәрьям Ана Казан иконасы соборы һәм Мәгарә чиркәвенең эчке эшләренең барышы турында ТРның Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе урынбасары Светлана Персова һәм рәссам-реставратор Валерий Косушкин сөйләде.

Минтимер Шәймиев һәм митрополит Феофан Мәрьям Ана Казан иконасы соборы территориясен төзекләндерү, эчке бизәү эшләре һәм музейлаштыру буенча тәкъдимнәрне хупладылар. Минтимер Шәймиев бу эшләр бик мөһим һәм алар Соборның бөеклеген көчәйтергә тиеш, дип билгеләде.

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/04/189240/

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев