4 июль 2019 яңалыклары
-
Беренче урында – тире рагы
Эссе җәй – сәламәтлек өчен бер сынау. Талпан тешләү, елан чагу курынычыннан тыш, кояш та кешегә зыян китерә ала. Элек Татарстанда яман шеш авырулары арасында күкрәк рагы беренче урынга чыкса, соңгы елларда аны меланома, тире рагы узып киткән. Россиядә дә тире рагы беренче урында тора. Кояшның күзләргә, онкологик авыруларга, тирегә тәэсире турында Сәламәтлек саклау министрлыгында узган түгәрәк өстәл барышында сөйләштеләр.
-
Мәктәпкә сәбәпсез кабул итмәсәләр – 50 мең штраф
Теркәлү урыны буенча мәктәпкә гаризалар кабул итү вакыты тәмам, ләкин шуңа да карамастан бу хакта сораулар тынмый.
-
Чаллыда 16 каттан егылып төшкән бала үлгән
Хастаханәгә китергәндә малай клиник үлем халәтендә булган.
-
Бүгенге көндә Татарстандагы иллегә якын авылда беркем дә яшәми
Авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының максаты – авыл халкының миграциясен чикләү.
-
Яр Чаллыда опрессовкалау сроклары күчерелә
Яр Чаллыда производствога бәйле рәвештә өченче һәм дүртенче этап объектларын опрессовкалау вакыты үзгәрә.
-
Чаллылылар Белоруссия Республикасының Бәйсезлек көне парадында катнашты
3 июль көнне герой-шәһәр Минск та Республиканы немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан бәйрәм узды.
-
Минтимер Шәймиев Мәрьям Ана Казан иконасы соборын төзү барышы белән танышты
Минтимер Шәймиев бу эшләр бик мөһим һәм алар Соборның бөеклеген көчәйтергә тиеш, дип саный.
-
Владимир Путин хаҗ турындагы законга кул куйды
ТАСС агентлыгы хәбәр итүенчә, Русия Президенты Владимир Путин хаҗиларның махсус хокукый статусын билгеләүче һәм дини оешмаларга хаҗ кылу эшчәнлеге алып бару өчен хокук бирүче законга кул куйды.
-
Күп балалы гаиләләргә 450 мең сум биреләчәк
Күп балалы гаиләләргә торак буенча ипотекаларын түләр өчен 450 мең сум акча бүленеп биреләчәк.
-
WorldSkills чемпионатында катнашучы 5,5 мең кешене яңартылган Универсиада Авылында урнаштырачаклар
В Деревне Универсиады перед встречей гостей соревнований проходят ремонтные работы во всех корпусах.
-
Үзмәшгульлеген булдырган Татарстан кешесе биржа мәйданчыгында килешү төзегән
Бүгенгә республикада 17 мең үзмәшгуль граждан теркәлгән.
-
Яр Чаллыда шәһәр Уставына кертү өчен тәкъдим ителгән үзгәрешләр турында фикер алыштылар
Бүген мэриядә Шәһәр Советының "Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында"гы карар проекты буенча җәмәгать тыңлаулары булды.
-
Габдулла Тукай яр буенда шәһәрдәшләр өчен ачык лекция була
Бу пәнҗешәмбе, 4 июль көнне, ГЭС бистәсенең Тукай яр буе амфитеатрында "Саф һавада белем" проекты буенча лекция узачак.