Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минтимер Шәймиев ТАССР төзелү турында: Бу безнең тарихта хәлиткеч вакыйга булды

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе ТАССРның бер гасырлык юбилее алдыннан интервью бирде.

100 ел элек ТАССР төзелү турындагы декретка кул кую Татарстан тарихында мөһим вакыйга булды. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Республика Татарстан» газетасына әңгәмәдә шундый фикер белән уртаклашты.

«1920 елның 27 маенда, билгеле булганча, ТАССР төзелү турында декрет имзалана. Татарлар XVI гасырдан соң беренче тапкыр РСФСР составында автономияле республика буларак билгеле бер мөстәкыйльлеккә ия була. Бу, һичшиксез, безнең тарихта мөһим вакыйга», - дип искәртте Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе 1990 елның 30 августында республиканың дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителүне икенче мөһим тарихи вакыйга дип саный. Туксанынчы еллар тулаем республика җитәкчелеге өчен катгый сынау булды, диде ул.

«Ул вакытта мөһим вакыйгалар күп булды, алар барысы да безнең йөрәк аша узды, башкача була да алмый иде. Бу - тулы бер ачышлар чоры, беренче Президентның республикада һәм тулаем илдә билгесез яңа чынбарлыкта беренче адымнары булды», - дип искә төшерде Минтимер Шәймиев. 

Чыганак: Татар информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев