Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минзәлә юлында 3 бала үлеменә китергән авария очрагы буенча суд эше башланды

Фаҗигадә 37 яшьлек хатын-кыз гаепләнә.

Минзәлә судында агымдагы елның апрелендә 3 баланы машинасы белән бәрдергән хатын-кыз эшен карый башладылар. Аны юлда йөрү һәм транспорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә, саксызлык буенча 2 яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү очрагы (РФ җинаять кодексының 264 маддәсе, 5 бүлеге) буенча хөкем итәләр. 

Исегезгә төшерәбез, фаҗига кичке якта Югары Тәкермән белән Тауасты Тәкермән авыллары арасындагы юл участогында килеп чыга. Тойота машинасын йөртүче 37 яшьлек хатын-кыз юл читеннән баручы балалар өстенә килеп менә. Нәтиҗәдә, 9, 11, 13 яшьлек яшүсмерләрнең гомере өзелә. Аларның өчесе дә Чаллы шәһәреннән әбиләренә кунакка кайткан була. 

Мәгълүм булганча, бәрдерүче һәлак булган бер яшүсмернең ерак туганы булып чыга. Аның ире, балигъ булмаган баласы бар. Тикшерү эшләре барышында ул өй арестына алынды. 

Әлеге фаҗига хакында тулырак – түбәндәге язмаларда:

1нче язма

2нче язма 

3нче язма 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев