Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Минзәлә театрында матәм: “Әнисенең юбилее көнне кызын җирлиячәкбез”

Кая бара бу дөнья диярсең? Көн тудымы, шомлы хәбәр. Кичә - Эльвира, бүген Эльмира. Бер көнне генә "Ярдәм" мәчете каршындагы тернәкләндерү үзәгендә хезмәт куйган Эльвира Ибраһимованың һәлакәткә очрап, һәлак булуы бар дөньяны тетрәтте.

Икенче көнне исә, иртән-иртүк тагын да бер кайгылы хәбәр килеп иреште. Минзәлә театрының йөзек кашлары, адашлар - Эльмира Әхмәтханова белән Эльмира Гәрәева иртәнге 8нче яртылар тирәсендә юл һәлакәтенә очрый. Эльмира Әхмәтханова иярләгән "Лада Калина" "Ман" йөк машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә, ике йолдыз берьюлы атыла, кызлар шундук җан бирәләр.

-Әрәм булдылар, бу кызлар турында сөйләп бетерерлек кенә түгел иде, - дип күз яшьләре аша сөйләде Минзәлә театры актрисасы, Татарстанның халык артисты Рәзилә Муллина. - Кичә генә рәхәтләнеп сөйләшеп, көлешеп утырдык. Күңелләре күтәренке иде. Бүген Чаллыга анализлар бирергә дип чыгып киткәннәр. Ниятләре тиз генә әйләнеп эшкә кайту булган мескеннәрнең. Эльмира рульдә 7 еллап йөри иде. Юлда алар маллар төялгән машинаны узганнар. Бозлавык иде бит, таеп китеп, "фура"га килеп бәрелгәннәр. Йоклаган кебек кенә яталар, җаныкайларым...

Бүген Минзәлә күгендә кара болыт. Йолдызларның җәсәдләре кайтуны бөтен Минзәлә халкы театр төбендә көтеп торган.

"Балаларын үзе генә үстерде"

- Эльмира Әхмәтханованың ирен 9 ел элек корт чагып үтерде., - дип дәвам итә Рәзилә ханым. - Ике кызын берүзе аякка бастырды Эльмира. Олы кызы Алсу быел кияүгә чыкты. Айсылуы 10 сыйныфта укый. Балалары бик акыллы булды. Илдары үлгәч, елый икән Эльмира. Олы кызы: "Әни, елама, менә дигән булып үсәбез, укыйбыз", - дип юаткан әнисен. Кызлары төп таянычы иде Эльмираның. Аның турында сөйләп бетереп булмый. Чын татар хатыны инде менә. Өе ялт иткән. Гармунда үзе уйный, үзе җырлый. Һәркем белән уртак телне тиз таба, берәүгә дә каршы килми, ярдәм итәргә атлыгып тора, асыл кыз инде. Иренең рухына дога булсын дип, һәр пәнҗешәмбе тәбикмәк пешереп алып килә иде.

"Берсеннән-берсе кечкенә балалары бигрәк жәл"

Ходай Тәгалә үз янына адәмнәрнең иң яхшыларын гына ала диләр бит. Эльмираның икенчесен, Гәрәеваны да мактап туя алмады хезмәттәше.

- Атаман иде ул. Аннан башка без ике кулсыз. Оештыру сәләте шулкадәр көчле аның. Берәр бәйрәм яки чара җитсә, безнең күңел тыныч. Аны башлап йөрүчесе дә, оештыручысы да, сценарий язып, аны алып баручысы да үзе. Әнисенә ул бердәнбер бала, әтисе кызы туганчы вафат булган. Эльмираның балалары бигрәк кечкенә, җанашларым. Алиясе өченче сыйныфта укый, Ильясына 4 яшь. Ире Данис Себердә эшли. Менә бүген билет юллап, хатыны белән хушлашырга кайтырга тиеш.

Эльмира ханым читтән торып, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында, икенче курста укыган. Бер атна элек зачет-имтиханнар тапшырып кайткан булган.

- "Бер генә имтиханым калды", - дип, канатланып кайтты. Аңа кадәр улы чирләп, хастаханәдә ятканнар иде. Аның өчен бик борчылды инде. Шулай да эшенә бармак аша гына карый торган кыз түгел ул. Улын әнисенә калдырып, укуына китте. "Әле дә ярый әни бар, ярый әнием бар", - дип гел кабатлый иде. Менә, иртәгә әнисенең юбилее. 60 яшь тула. Эльмира-җаным газетага котлау-шигырь язган. Әнисенең гомер бәйрәме көнне кызын кара җиргә иңдерәбез. Без бүген һушсыз, - диде Рәзилә Муллина.

"Барыбер кәеф юк әле"


Кеше кырык көн алдан үлем исереклеге белән йөри дисәләр дә, адаш кызларда ул-бу сизелми. Кичә Эльмира Гәрәева эшкә чәчләрен бөдрәләтеп килә. Яшьрәк актрисалар әллә ничә тапкыр "Эльмира апа, син бигрәкләрдә матур", - дип әйтәләр аңа. "Әй, кызлар, барыбер кәеф юк әле", - дип пошына ул. Хезмәттәшләре моны улының авыруына юрый. Кем белә, бәлки ул яраткан коллективы белән соңгы көнен үткәрүен сизенгәндер.

Бишенче дистәләрен вакласалар да, (Әхмәтхановага - 45, Гәрәевага 41 яшь) яшьлек чибәрлекләрен җуймаган кызлар. Эльмира Әхмәтханова киләсе юбилей елында бенефис спектаклендә уйнау теләге белән яна.

-Әле беркөнне генә: "Ике ай саен яңа спектакль чыгарырга кирәк, иптәш режиссер, безнең бит уйныйсы килә, эшлисе килә", - дип әйткән сүзләре колакны кисә, - ди Рәзилә ханым.

Ике Эльмира да театрның җаны була. Халык аларны бик озак юксыныр әле.

- Кичә төшке аш вакытында Эльмира Әхмәтханова: "Киләбез дидегез дә, килмәдегез, кайчан кунакка көтим", - дип битәрләп алды. Гәрәевасы без эштән кайтырга чыккач, кабат театрга кереп калды. Икесе дә шарфларын урындык башына матурлап элгәннәр. Өстәлләрендә дә бер ят әйбер юк, барысы да тәртиптә. Хәтта чүп чиләкләре дә буш. Әйтерсең лә, бар нәрсәне пөхтәләп, чистартып киткәннәр, - дип елый хезмәттәшләре.

"Такси белән барсак та була"

Рәзилә апа кызларның яхшылыкларын әйтеп, сөйләп бетерә алмады.

- Әхмәтханова Эльмира белән бик күп туй-юбилейлар уздырдык. Аның бертуганнары да бик булган, бердәм гаилә. Кичә алар "Такси белән генә барып кайтсак та була инде", - дип сөйләнеп утырдылар. Икәү барасы булгач, күрәсең, тизрәк булыр дип, машина белән барырга уйлаганнар.

Гәрәева Эльмира исә ут-хатын булды. Гастрольләрдә, поездда барганда да чәйне дә кайнатып ала, өстәлен дә әзерли, коллективны туплап, чәй дә эчерә. Кулларына күз иярми, шул арада табынны җыеп та куя, - дип сөйләде Рәзилә Муллина.

Минзәлә театры 6 февраль көнне Буага сәфәргә җыена. Эльмираның икесе дә әлеге гастрольдә катнашырга тиеш була. "Түтәйләр", "Кара күз", "Кирәкле кишер яфрагы" спектакльләрендә аларның роле алыштыргысыз.

- Барлык планнар, уйлар чәлпәрәмә килде. Ике Эльмира театрны ике кулсыз итте. Бер ай буе бер спектакль дә сәхнәгә чыкмаячак. Алар урынына артист табылыр, тик Эльмираларны кире кайтарып буламы соң? - дип елады Рәзилә ханым.

Чулпан ШАКИРОВА Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев