Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мисырга бару кыйммәткә төшәчәк

1 марттан Мисырга керергә рөхсәт бирүче виза бәясе 2,5 тапкырга артачак. Бу карар илгә алып керүче барлык җир өсте, диңгез һәм һава юлларына кагыла. Тышкы эшләр министырлыгы бу хакта иммиграция буенча хакимият вәкилләренә, чик саклау бүлекләренә, туристлык компанияләренә хәбәр иткән. Виза режимына карата хокук бозучыларга, шулай ук, штраф бәяләре артачак.

Басма хәбәрләренә караганда, Мисырның Туристлар палатасы әгъзалары бу карарны тискәре кабул итте. Алар фикеренчә, әлеге канун илгә керергә теләүче туристлар саны кимүгә китерәчәк. Узган атнада Россия хөкүмәтенең Мисыр белән авиакуркынычсызлык өлкәсендә хезмәттәшлеккә кагылышлы проектны хуплавы хакында билгеле булды.

Протокол эшләнмәләрен 2015 елның ноябрендә, Россия белән Мисыр арасында авиахәбәрләршү ябылганнан соң төзи башлыйлар. Моны Россия хөкүмәте Синай өстендә Россиянең "Когалымавиа" авиакомпаниясе очкычы һаләкәткә юлыкканнан соң тәкъдим итә. Лайнерда Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка очучы 217 пассажир һәм 7 экипаж әгъзасы һәлак булган иде. Федераль куркынычсызлык хезмәткәрләре бу хәлне теракт дип атады.

Моңа кадәр, Россия белән Мисыр арасындагы авиахәбәрләшү дәүләт башкалалары арасында даими рейслар ачылу белән башланачак дигәннәр иде. Гыйнвар ахырында Минтранс җитәкчесе Максим Соколов очуларны башлау турында тәкъдимнең хөкүмәткә җибәрелүен хәбәр итте. Соңрак вице-премьер Аркадий Дворкович журналистларга Каирга очучы рейсларны ачу якын арада каралачак диде, әмма төгәл датаны атамады. Протоколда очуларның башлану вакыты шулай ук күрсәтелмәгән: "Мисыр ягыннан авиация куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлеше белән бәйле", диелә.
http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев