Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп букчасы җиңеләерме?

Дәүләт Думасының Гаилә комитеты башлыгы урынбасары Ольга Епифанова һәр укучы өчен икешәр данә дәреслекләр булдыру тәкъдиме белән чыккан. Аның фикеренчә, бу укучыларны авыр мәктәп букчасы күтәреп йөрүдән һәм умыртка баганасы кәкрәюдән коткарачак. Епифанова мәктәп балаларының 70%ында гәүдә үзгәрешләре күзәтелүен, ә 10%ында сколиоз булуын да искәртә. Рәсми мәгълүматларсыз да, өендә укучы...

Дәүләт Думасының Гаилә комитеты башлыгы урынбасары Ольга Епифанова һәр укучы өчен икешәр данә дәреслекләр булдыру тәкъдиме белән чыккан. Аның фикеренчә, бу укучыларны авыр мәктәп букчасы күтәреп йөрүдән һәм умыртка баганасы кәкрәюдән коткарачак. Епифанова мәктәп балаларының 70%ында гәүдә үзгәрешләре күзәтелүен, ә 10%ында сколиоз булуын да искәртә.

Рәсми мәгълүматларсыз да, өендә укучы булган һәр ата-ана баласына нинди куркыныч янавын чамалый. Чөнки бала башлангыч сыйныфтамы, урта яки югары сыйныфтамы - барысының да букчалары таш тутырган белән бер була. Урыныннан кузгата алмаслык авырлыкта булуын күреп, мәктәптә укыганда кызымның букчасын үлчәп караганым булды. Рөхсәт ителгән дүрт кило урынына ул көн саен 5-6 кг авырлыктагы букчаны күтәреп йөрде. Хезмәттәшемнең икенче сыйныфта укучы улы, алмаш аяк киеме белән бергә, көн саен якынча 3 кг авырлыкта "йөк" күтәреп йөри. Физкультура кергән көнне моңа әле спорт киеме дә өстәлә. Өйдән мәктәпкә кадәр ара 800 метр. Мәктәпкә барып кайту өчен бала әнә шул йөк белән чакрым ярымнан артык юл үтә. Ярый ла букчасы аркасына аса торган булса. Кулга күтәреп йөри торганнары кавырсыны катмаган бала өчен тагы да куркынычрак.

Роспотребнадзор билгеләвенчә, 1-2нче сыйныф укучыларының букчасы - 1,5, 3-4нче сыйныфларныкы - 2, 5-6нчыларныкы - 2,5, 7-8нчеләрнеке - 3,5, 9-11нчеләрнеке 4 килограммнан артмаска тиеш. Мәктәп букчасының авырлыгы укучы авырлыгының 10%ыннан артык булырга тиеш түгел. Шул чакта гына бала сәламәтлегенә куркыныч янамый. Букчаның арты умыртка баганасы формасына яраклаштырып эшләнгән булуы да шарт.

Таләпләр буенча, башлангыч сыйныф укучысы өчен җитештерелгән букчаларның буш килеш - 700 грамм чамасы, урта һәм югары сыйныфлар өчен 1 килограммнан артыграк авырлыкта булуы рөхсәт ителә. Дәреслекләргә дә таләпләр бар. 1-4нче сыйныф укучысының дәреслеге - 300, 5-6нчыларныкы - 400, 7-9нчыларныкы - 500, югары сыйныфтагыларныкы 1 килограммнан артмаска тиеш.

Югары сыйныф укучысының һәр көнне - 6, кайбер көнне 7 сәгать укуын, дәресләрдән соң БДИ буенча өстәмә дәресләрдә шөгыльләнүен исәпкә алсаң, килограммнар саны байтак җыела. Дәфтәрләр (югары сыйныфта һәркайсы 48 биттән дә ким түгел), көндәлек һәм башка канцелярия товарларын да кушып, аңа алмаш аяк киеме салынган капчык авырлыгын да өстәсәң, югары сыйныф укучысы йөк атын хәтерләтә.

Балалар күтәреп йөргән "йөк"нең авырлыгы моңарчы ата-аналарны гына борчый иде. Дөрес, дәреслекләрнең электрон версияләрен чыгару һәм шуның бәрабәренә укучыларның букчаларын җиңеләйтү турында сүз булып алды анысы. Ләкин аңа ата-аналар сөенде микән соң? Электрон китапларның зыяны турында уйлап хафаланганнардыр, мөгаен. Бәясе турында да уйлаганнардыр.

Артык авыр мәктәп букчасының яшь буынның сәламәтлегенә зыянлы булуы Дәүләт Думасы депутатларын да борчуга салган. Әлегә мәгариф учреждениеләре берәр данә дәреслек белән (дөрес, кайбер дефицит дәреслекләр, шул исәптән, чит тел дәреслекләрен сатып алырга кирәк була) укучыларны бушлай тәэмин итә, фән буенча дәфтәрләрне генә әти-әниләр үз исәпләренә сатып алалар. Тик укучыны бер төрле икешәр данә дәреслек белән кем тәэмин итәр? Шул ук мәктәпме, әллә ата-ана үземе? Ничек булса да, тәэмин итү өчен иң элек ул китапларны нәшер итәргә кирәк бит. Әлеге тәкъдимне ата-аналарның ишеткәне бар, ишетмәгәне бар. Ишеткәннәре дә бик үк ышанып бетмәгән кебек.

"Мин икешәр данә дәреслек булдыру тәкъдимен хупларлар, дип уйламыйм. Кызымның ике генә ел укыйсы калды. Ул мәктәпне тәмамлаганчы нәрсә дә булса үзгәрер микән?", - ди 10нчы сыйныф укучысының әнисе Кадрия ханым.

"Икенче данә дәреслекләрне ата-ана алырга тиеш булса, белмим шул, кем генә риза булыр икән. Күпме чыгымнар тотканын баласын мәктәптә укыткан ата-ана үзе белә. Башкасын санап тормыйм, башлангыч сыйныфта укучы ике балама өстәмә дәресләр укыткан өчен генә дә мәктәпнең исәп-хисап счетына ай саен биш мең сум акча күчерәм. Югыйсә, Конституция буенча илебезнең һәр гражданы бушлай урта белем алырга хокуклы", - ди гаилә башлыгы Дилшат.

Шулаен шулай да бит. Ә балаларның сәламәтлеге мәсьәләсе бик тә җитди. Чөнки бик күп авырулар умыртка баганасының сәламәт булмавы сәбәпле барлыкка килә. Икешәр данә дәреслек булу исә баланы мәктәпкә китап ташудан коткарыр иде.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X