Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәп картасы кертелә

Чаллы һәм Түбән Кама мәгариф учреждениеләрендә 2015 елдан "Мәктәп картасы" проекты гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге тәҗрибә проектын сынау Татарстанда узган елның апрелендә Яшел Үзәннең 12 мәктәбе һәм 19 өстәмә белем бирү учреждениесендә башланып киткән иде. "Мәктәп картасы" проектына тагын 96 мәктәптән 70 мең укучы, 67 өстәмә укыту оешмасы, 8 мең...

Чаллы һәм Түбән Кама мәгариф учреждениеләрендә 2015 елдан "Мәктәп картасы" проекты гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге тәҗрибә проектын сынау Татарстанда узган елның апрелендә Яшел Үзәннең 12 мәктәбе һәм 19 өстәмә белем бирү учреждениесендә башланып киткән иде. "Мәктәп картасы" проектына тагын 96 мәктәптән 70 мең укучы, 67 өстәмә укыту оешмасы, 8 мең укытучы һәм 1913 өстәмә укыту оешмалары укытучылары кушыла.

Чаллы шәһәре мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең тәрбия һәм өстәмә белем секторы мөдире Татьяна Бросалина хәзерге вакытта проектны гамәлгә кертү буенча әзерлек эшләре баруын әйтте. Анда коррекция мәктәпләреннән тыш, барлык 63 мәгариф учреждениесе катнашачак. "Үткән атнада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы "Ак Барс" банкы вәкилләре белән бергә мәктәп администрацияләре һәм сыйныф җитәкчеләре өчен өйрәтә торган семинар уздырдылар. Проект, аның үзенчәлекләре, өстенлекләре турында сөйләделәр", - диде Татьяна Григорьевна. Хәзер мәктәпләрдә укучылар турында мәгълүматлар туплау, фоторәсемнәр җыю бара.

Мәктәп картасы ярдәмендә укучы мәктәпкә керә, транспортта йөргән, ашханәдә ашаган өчен түли алачак.

Әти-әниләр картаны мәктәптә куелган инфомат, шулай ук "дәүләт хезмәте" порталы аша тулыландыра ала. Шунда ук "шәхси кабинет"тан акчаның нәрсәләргә тотылганын да карарга була. Карта белән бәйле эшләр турында тиз арада мәгълүмат алу өчен алар "Ак Барс" банкының "СМС-инфо" хезмәтеннән дә файдалана алачаклар.

2009 елдан Татарстанда гамәлгә кертелгән "Электрон мәгариф" системасы ярдәмендә шәһәрнең барлык мәктәпләрендә электрон көндәлекләр һәм журналлар кулланыла. Ата-аналар исә үз балаларының билгеләре турында SMSлар аша хәбәрдар булып тора. Мәктәп картасы кулланылышка кергәч, әти-әниләр балаларының сәгать ничәдә мәктәпкә баруын-кайтуын да белеп тора алачак. Бу мәгълүмат та аларның кесә телефоннарына SMS-хәбәр булып килергә тиеш.

Карта ярдәмендә укучыларның дәрескә генә түгел, түгәрәкләргә ничек йөргәнен дә күзәтеп барырга мөмкин булачак. Укучы түгәрәккә килүгә картасын укытучының планшетына куя, шул рәвешле теркәлү үтә.

Башлангыч сыйныфлар өчен "Мәктәп картасы" - PayPass микрочибы белән браслет формасында, ә урта һәм өлкән сыйныф укучылары өчен PayPass микрочибы белән түләнелгән карта формасында булырга мөмкин. Электрон карталар бушлай бирелә.

Картаның уңай яклары шактый: ул укучыларны финанс белеменә, мөстәкыйльлеккә дә өйрәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X