Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпкә сәбәпсез кабул итмәсәләр – 50 мең штраф

Теркәлү урыны буенча мәктәпкә гаризалар кабул итү вакыты тәмам, ләкин шуңа да карамастан бу хакта сораулар тынмый.

«Мәктәп баланы кабул итмәде, 10нчы сыйныфка күчерергә теләмиләр», – дип шикаять белдерүчеләр бар. Боларны истә тотып, Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы «кайнар элемтә» номерын булдырды. Мәктәпкә кабул итүгә кагылышлы сорауларны (843) 294-95-04, 294-95-05 номерлары аша юлларга мөмкин. Белгечләр эш көннәрендә сәгать 9.00дән 18.00гә кадәр сорауларга җавап бирәчәк.

Министрлыкта аңлатуларынча, теркәлү урыны буенча мәктәпкә укырга керергә тиешле балаларның барысы да кисәтелгән, ата-аналар өчен беренче җыелышлар булган. Яшәү урыны буенча мәктәпкә эләгергә теләүчеләр гаризаны җәй беткәнче тапшыра ала. Дөрес, бары урыннар булган очракта гына баланы кабул итәргә мөмкиннәр. Ә менә сәбәпсез 10нчы сыйныфка күчерергә теләмәгән өчен, мәктәп баланы законсыз кабул итмәгән очракта, 30 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф каралган.

 

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/mktpk-sbpsez-kabul-itmslr-50-me-shtraf

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев