Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләр яңа уку елына әзер

Шәһәр хакимиятендәге чираттагы матбугат конференциясендә сүз мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турында барды. Шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Рамил Хәлимов журналистларның мәктәп проблемаларына кагылышлы сорауларына җавап бирде. Белем йортларының яңа уку елына әзерлеге шәһәрнең матбугат чараларында җәйге айлар дәвамында даими яктыртылып килә....

Шәһәр хакимиятендәге чираттагы матбугат конференциясендә сүз мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге турында барды. Шулай ук шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе җитәкчесе Рамил Хәлимов журналистларның мәктәп проблемаларына кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Белем йортларының яңа уку елына әзерлеге шәһәрнең матбугат чараларында җәйге айлар дәвамында даими яктыртылып килә. Шунлыктан, Рамил Мәрванович бер-ике сүз белән генә сигез мәктәптә капиталь ремонт үткәрелүен, калганнарында агымдагы төзекләндерү эшләре башкарылуын әйтте. Бүгенге көнгә мәктәпләрнең барысы да яңа уку елына әзер. Янгын сүндерүчеләрнең кисәтүләре исәпкә алынып, 22, 38нче мәктәпләрдә дә җитешсезлекләр бетерелгән. Мәктәпләр педагогик кадрлар белән тулысынча комплектланган. Бары тик берничәсендә генә техник хезмәткәрләр җитеп бетми.

"Мәләкәс аръягы" микрорайоныннан автобуслар балаларны 4, 6, 8нче мәктәпләргә йөртәчәк. Ләкин бу мөмкинлек башлангыч сыйныф укучылары өчен генә. "Быел автобуслар санын арттыру күздә тотыла. Ләкин барыбер барлык укучыларны да транспорт белән тәэмин итү мөмкин булмаячак", - диде Рамил Мәрванович.

Быел 1 сентябрьдә Белем көненә багышланган линейканы мәктәп советлары активистлары тулысынча үзләре оештырачак. Мәктәп коллективлары өчен бәйрәмнең программасы сер булып кала. Укучылар сценарийны үзләре язганнар, чыгыш ясаучылар һәм мактаулы кунаклар исемлеген дә төзегәннәр. Шулай ук шәһәр хакименең дә бәйрәм иртәсендә кайсы мәктәп укучыларын шәхсән үзе котлаячагы билгеле түгел.

Журналистлар Украинадан килгән сабыйларның язмышы белән дә кызыксындылар. Балалар бакчаларына аларны урнаштыру мөмкинлекләрен табарга тырышалар. Мәктәп яшендәге 76 баланы мәктәпләргә урнаштыруда да проблемалар юк. Иң мөһиме, балаларның мәктәпкә өйрәнүе, үз-үзләрен уңай хис итүе.

Рамил Мәрванович мәктәпләрдә укучыларның үзидарә органнарына сайлауларның быел 14 сентябрьдә үтәчәген хәбәр итте. Сайлау алды компаниясе инде башланып киткән, сайлау комиссияләре төзелгән. 1 сентябрьдән кандидатлар күрсәтү һәм аларның үз программаларын яклау башланачак. 14 сентябрьдә исә, үткән елдагы кебек, яшерен тавыш бирү юлы белән укучыларның мәктәп советларына депутатлар сайлау була. Сайлауларда мәктәпләрнең 5-11нче сыйныф укучылары катнашачак. Үткән ел сайлауларда катнашу 100% тәшкил иткән.

"Бу көннәрдә шәһәр укытучыларының август киңәшмәсе кысаларында секцияләрдә эш бара инде. Бүген киңәшмәнең пленар утырышы. Август киңәшмәсендә беренче тапкыр үткән ел нәтиҗәләре турында сөйләшү булмаячак. Чөнки күптән түгел генә уку елы нәтиҗәләренә багышланган зур киңәшмә үткәрдек. Уңышларыбыз, җитешсезлекләр һәм алардан котылу юллары турында уртага салып сөйләштек", - диде идарә җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев