Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләрдә урлаулар ешайган

Уку елы башыннан, Чаллы мәктәпләрендә 6 урлау очрагы теркәлгән. Урланган әйберләр арасында еш кына телефон, велосипед, өске кием була икән. Россия Эчке эшләр министрлыгы Яр Чаллы шәһәре буенча идарәсенең балигъ булмаганнар эше бүлеге башлыгы Римма Искәндәрова әйтүенчә, кайбер хокук бозулар балаларның шаяруларына бәйле.

Мисал өчен, сыйныфашлар арасында бәхәс килеп чыккач, 14 яшьлек яшүсмер үз иптәшенең курткасына яшерә. шулай итеп, бу хәл җинаять эшенә кадәр барып җитә. Римма Искәндәрова белдергәнчә, күп кенә балалар көнләшү, кеше әйберен үзләштерү теләгеннән тыелып кала алмый. Аеруча бу ата-аналар балага кыйммәтле әйбер ала алмаган гаиләләрдә чагыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев