Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәүлид аена кердек

2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай - рабигыль әүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр. Бу айның 12нче көнендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән. Шуңа да бу чорда кешеләр хәленнән килгәнчә туганнарын, якыннарын, якын-тирәдәге карт-корыны, яшь-җилкенчәкне табынга җыя. Мәүлид ае ахырынача шулай бер-берсенә...

2014 елның 23 декабрендә мөселман календаре буенча өченче ай - рабигыль әүвәл ае башланды. Аны халыкта Мәүлид ае дип йөртәләр.

Бу айның 12нче көнендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи вәсәлләм дөньяга килгән. Шуңа да бу чорда кешеләр хәленнән килгәнчә туганнарын, якыннарын, якын-тирәдәге карт-корыны, яшь-җилкенчәкне табынга җыя. Мәүлид ае ахырынача шулай бер-берсенә кунакка йөреп, Мәүлид укыйлар. Җомга көннәрне исә пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в) атап вәгазь сөйлиләр. Мәүлид кичендә мәчетләрдә пәйгамбәребез хөрмәтенә Коръәннән сүрәләр укыла, вәгазь сөйләп, тантаналы гыйбадәт кылына, сәдака өләшенә.

Мәүлид мәҗлесләрендә Коръәннең "Әхзаб (Гаскәрләр)" сүрәсеннән 33-48нче аятьләрне ("Мәкәнә") уку бик саваплы.

ТР МДН 3 гыйнварда Болгарда Мәүлид бәйрәмен уздыра. 4 гыйнварда исә Теләче районында нәзарәт карамагында эшләүче ятим балалар приюты ачыла.

Шулай ук Мәүлид аенда татар Коръән хафизлары Кол Шәриф мәчетендә өзлексез Коръән укый башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев