Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәүлид кичәсе җитә, күңелләрдә шатлык хисе арта

11 декабрь - Мәүлид кичәсе, 12 декабрь - Мәүлид көне дип күрсәтелә. Дини бәйрәм яки гыйбадәтләр вакыты кояшка түгел, айга караган җәдвәл буенча билгеләнә һәм кайбер илләрдә бер көн соңрак яки алданрак та билгеләнергә мөмкин. Матбугатта чыккан яки интернетта булган календарьларда да Казан өчен бәйрәм көннәре аерылырга мөмкин. Революциягә кадәр...

11 декабрь - Мәүлид кичәсе, 12 декабрь - Мәүлид көне дип күрсәтелә. Дини бәйрәм яки гыйбадәтләр вакыты кояшка түгел, айга караган җәдвәл буенча билгеләнә һәм кайбер илләрдә бер көн соңрак яки алданрак та билгеләнергә мөмкин. Матбугатта чыккан яки интернетта булган календарьларда да Казан өчен бәйрәм көннәре аерылырга мөмкин. Революциягә кадәр дә, совет чорында да гает бәйрәмнәре яки башка даталар төрле мәхәлләләрдә кайвакытта төрле көндә оештырыла иде. Аерма бер тәүлек чамасы була иде. 90нчы елларда да мондый хәлләр булгалады: бер гаиләдә бер бәйрәмне ике кеше ике төрле көнне каршылаучылар да очрады. Чөнки яңа ай туганны алар төрлечә билгели иде. Соңгы унбиш елда бәйрәмнәрнең төгәл датасы мөфти яки баш казый күрсәткәч тагаенләнә һәм ул төгәл итеп матбугатта күрсәтелә."Мәүлид" сүзе гарәпчәдән "туу" дип тәрҗемә ителә. Аны "Мәүлид ән-Нәби" - "Пәйгамбәрнең тууы" дип тә атыйлар. Рәбигыйл әвәл аенда Мөхәммәтне искә алу, аның тынычлык сөючәнлеген, мәрхәмәт иясе булуын раслап һәм рухын шатландырып төрле чаралар оештырыла. Татарстан мөфтияте ай дәвамында мәчетләрдә һәм мәдрәсәләрдә дини мәҗлесләр үткәрергә, мохтаҗларга ярдәм итәргә чакыра. Бәйрәмле айның максаты - халыкка ислам дине турында Мөхәммәт пәйгамбәр тормыш юлы аша аңлатып бирү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев