Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәүлид кичәсе – тәрбия чарасы

Мә­ү­лид ае уңа­е­нан Чал­лы шә­һә­ре мә­чет­лә­рен­дә өй­лә на­ма­зы ал­дын­нан пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд сал­ләл­ла­һу га­ләй­һи вә­сәл­ләм­гә ба­гыш­лан­ган дә­рес­ләр, кич­лә­рен яшь­ләр бе­лән әң­гә­мә­ләр, баш­ка ча­ра­лар уза. Ә 26 де­кабрь­дә шә­һәр Мөх­тә­си­бә­те мө­сел­ман­нар өчен 71 мик­ро­ра­йон­да ур­наш­кан "Эв­ри­ка" Мә­дә­ни­ят Йор­тын­да зур мә­дә­ни-тәр­би­я­ви та­ма­ша оеш­тыр­ды. Ул ин­де җөм­һү­ри­я­те­без­дә та­ны­лып өл­гер­гән "Мөн­бәр" та­тар-ди­ни те­ат­ры чы­гы­шы иде....

Мә­ү­лид ае уңа­е­нан Чал­лы шә­һә­ре мә­чет­лә­рен­дә өй­лә на­ма­зы ал­дын­нан пәй­гам­бә­ре­без Мө­хәм­мәд сал­ләл­ла­һу га­ләй­һи вә­сәл­ләм­гә ба­гыш­лан­ган дә­рес­ләр, кич­лә­рен яшь­ләр бе­лән әң­гә­мә­ләр, баш­ка ча­ра­лар уза. Ә 26 де­кабрь­дә шә­һәр Мөх­тә­си­бә­те мө­сел­ман­нар өчен 71 мик­ро­ра­йон­да ур­наш­кан "Эв­ри­ка" Мә­дә­ни­ят Йор­тын­да зур мә­дә­ни-тәр­би­я­ви та­ма­ша оеш­тыр­ды. Ул ин­де җөм­һү­ри­я­те­без­дә та­ны­лып өл­гер­гән "Мөн­бәр" та­тар-ди­ни те­ат­ры чы­гы­шы иде. Ар­тист­лар сәх­нә­гә чык­кан­чы шә­һәр имам-мөх­тә­си­бе Әл­фәс хәз­рәт Гай­фул­лин җы­е­лу­чы­лар­ны Мә­ү­лит ае бе­лән кот­ла­ды, Пәй­гам­бә­ре­без­нең (с.г.в.) кай­бер күр­кәм сый­фат­ла­рын ис­кә тө­шер­де. Те­ат­рәль­ләш­те­рел­гән кү­ре­неш­ләр Иль­яс Ха­ли­ков­ның шул те­ма­га ди­ни җыр­ла­ры бе­лән ту­лы­лан­ды­рып алып ба­рыл­ды. Бер үк ва­кыт­та һәр җыр те­ма­сы­на ба­гыш­лап клип­лар күр­сә­тел­де. Һәм аның тә­э­си­ре ис­кит­кеч бул­ды. Һәр җыр­лан­ган җыр, әй­тел­гән сүз йө­рәк­ләр­гә үтеп кер­де. Сәх­нә кү­ре­неш­лә­рен­дә бу­ын­нар бәй­лә­не­ше, бү­ген­ге яшь­ләр, алар­га бәй­ле әдәп-әх­лак проб­ле­ма­ла­ры төп урын­ны ал­ды. Спек­такль­дә­ге ба­бай зал бе­лән дә элем­тә­гә кер­де. Ул ба­ла­лар­ны сәх­нә­гә ча­кы­рып алар­га Коръ­ән сү­рә­лә­ре укыт­ты, бү­ләк­ләр бир­де.

"Мөн­бәр" җөм­һү­ри­я­те­без­дә ге­нә тү­гел, ә ан­нан чит­тә дә та­ны­лып ба­ра. Аның оеш­ты­ру­чы­сы Иль­яс хәз­рәт Ха­ли­ков­ның (Рос­сия ис­лам ин­с­ти­ту­ты мө­гал­ли­ме, та­тар­ча кө­рәш бу­ен­ча спорт мас­тер­лы­гы­на кан­ди­дат) әй­тү­ен­чә, те­атр соң­гы ва­кыт­та гы­на да Орен­бург­та, Ак­та­ныш­та, Бу­а­да, Кук­ма­ра­да, Са­ба­да, Бал­тач­та чы­гыш яса­ган. Хә­зер Ар­ча­га җы­е­на, Пермь­гә ча­кы­ру ал­ган. "Без бу эш­не бер кы­зык­сы­ну бе­лән ге­нә баш­ла­ган идек. Чөн­ки мө­сел­ман­нар өчен мон­дый та­ма­ша­лар­ны оеш­ты­ру­чы­лар юк. Ә бү­ген­ге та­тар эс­т­ра­да­сын­да ни­ни­ди ге­нә га­лә­мәт­ләр, җыр­лар күр­ми­без. Ха­лык чы­гы­шы­быз­ны ярат­ты. Хә­зер те­атр төп эше­без­гә әй­лә­неп ба­ра. Җыр­ла­рым­ның көй­лә­рен хә­ләл җе­фе­тем сүз­лә­ре­нә мин үзем иҗат итәм. Та­ма­ша­да­гы яшь егет ро­лен мәд­рә­сә тә­мам­ла­ган Ле­нар Хам­ма­тов, әби ро­лен ра­ди­о­да эш­лә­ү­че Эл­ви­на Нә­җи­по­ва баш­ка­ра. Ә ба­бай ро­лен­дә Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган ар­тис­ты Ма­рат Ба­я­зи­тов," - ди Иль­яс Ха­ли­ков.

Та­ма­ша ахы­рын­да Чал­лы шә­һә­ре ха­ки­ми­я­те җи­тәк­че­се урын­ба­са­ры Рә­мил Мәр­ван улы те­атр ар­тист­ла­ры­на зур рәх­мә­тен бел­дер­де һәм : "Без­гә мон­дый тәр­би­я­ви та­ма­ша­лар­ны яшь­ләр­гә, уку­чы ба­ла­лар­га күб­рәк күр­сә­тер­гә ки­рәк," - ди­гән бик тә мө­һим фи­кер­не әйт­те.

Рә­сем­lә: ар­тист­лар­га Әл­фәс хәз­рәт рәх­мәт әй­тә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев