Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөмкинлектән файдаланып калыгыз!

16 сен­тябрь көн­не "Бер­дәм Рос­сия" пар­ти­я­се­нең мо­биль иҗ­ти­ма­гый ка­бул итү пун­ктла­ры эш­лә­вен тук­та­та­чак. Шу­ңа да бор­чы­ган со­рау­ла­ры­гыз, тәкъ­дим­нә­ре­гез бул­са җит­ке­реп ка­лыр­га ашы­гы­гыз. Исе­гез­гә тө­ше­рә­без, рес­пуб­ли­ка­быз­да әле­ге пун­ктлар 4 ав­густ­та ачыл­ган иде. Про­ект пар­ти­я­нең сай­лау ал­дын­нан уза тор­ган аги­та­ция прог­рам­ма­сы кы­са­ла­рын­да га­мәл­гә ашы­рыл­ды.

Көн са­ен ак­ти­вист­лар бе­лән 6 ма­ши­на ха­лык те­ләк-тәкъ­дим­нә­рен, мө­рә­җә­гать­лә­рен тер­кәп авыл-шә­һәр­ләр бу­ен­ча йөр­де. Мә­сә­лән, 9 сен­тябрь көн­не әле­ге пункт шә­һә­ре­без­нең Си­до­ров­ка бис­тә­сен­дә эш­лә­де.

- Мин С-31 йор­тын­да яшим. Без­дә ка­пи­таль ре­монт яса­ган­нар иде. Әм­ма мин аның нә­ти­җә­сен­нән ка­нә­гать тү­гел. Ли­но­леум ку­ба, плин­тус­лар­ны да бер­кет­мә­де­ләр. Җит­мә­сә, ОДН­га бик юга­ры та­риф­лар куй­ды­лар. Яр­дәм эз­ләп мон­да мө­рә­җә­гать ит­тем, - дип сөй­лә­де мо­биль иҗ­ти­ма­гый пун­ктка кил­гән шә­һәр­дә­ше­без Фа­и­на Сус­ло­ва.

Мон­нан тыш шә­һәр­дәш­лә­ре­без­дә йорт яны тер­ри­то­ри­я­сен тәр­тип­кә ки­те­рү, мөм­кин­лек­лә­ре чик­лән­гән ке­ше­ләр өчен уңай шарт­лар ту­ды­ру, то­рак-ком­му­наль проб­ле­ма­лар, юл­лар тө­зек­ле­ге­ ке­бек мәсь­ә­лә­ләр бор­чу уя­та.

- 9 сен­тябрь көн­не без­нең пун­ктка шак­тый гы­на ке­ше мө­рә­җә­гать ит­те. Чал­лы буй­лап бар­лы­гы 134 го­зер тер­кә­де. Шә­һәр­дәш­лә­ре­без­не әле без 16 сен­тябрь­га ка­дәр ка­бул итә­чәк­без, - ди "Бер­дәм Рос­сия" пар­ти­я­се­нең мо­биль ка­бул итү пунк­ты вә­ки­ле Алек­сандр Пай­му­хин.

Рес­пуб­ли­ка кү­лә­мен­дә исә мо­биль пун­ктлар­га ике мең­гә якын ке­ше мө­рә­җә­гать ит­кән. Сез дә әле­ге мөм­кин­че­лек­тән фай­да­ла­нып ка­лыр­га ашы­гы­гыз.

Аль­би­на ЗА­РИ­ПО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев