Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Мондый балалар бакчасы булыр дип өметләнмәгән идек" - балаларга караганда ата-аналар күбрәк сөенә

45 ел элек куллануга тапрышылган "Алтын балык"балалар бакчасы капиталь төзекләндерүдән соң ачылды.

Шунысын ассызыкларга кирәк, 2019 елда шәһәрдә беренчеләрдән булып әлеге бакчада инглиз теле укытыла башлады.

"һәр гаилә өчен мөһим көн бүген. Әти-әниләр өчен балалар бакчасының сыйфатлы булуы мөһим. Бу бакчага миллион долларлык ремонт ясау түгел,ә нәтиҗәле,сыйфатлы эш мөһим",-диде хаким
Бакчада төзекләндерелгән музыка залы,йокы,уен бүлмәләре һәм хәттә бассейн бар.
Шунысында әйтергә кирәк, 5 ел эчендә шәһәрдә 20 балалар бакчасы төзелгән. Хаким сүзләренә караганда бер бакчага 220 миллион сум күләмендә акча тотылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев