Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мондый «Рубин»ны яратырга кирәк!

Футбол буенча Россия чемпионатының икенче турында Казанның “Рубин” командасы тагын шаккаттырды. Якташларыбыз Мәскәүдә “Динамо” командасын җиңүгә иреште.

...93нче минут. Уенның төп вакыты тәмам, өстәмә минутлар да тәмамланып килә. “Динамо” бөтен командасы белән “Рубин” капкасын штурмлый. Җиңә алмауларына ачулары да чыккан бугай, чөнки казанлылар беренче таймнан башлап бер уенчыга азрак составта уйныйлар. Мәскәүлеләр бер очко белән генә канәгать булырга теләми. Һәм, көтмәгәндә, алар анысыннан да мәхрүм калдылар. 93нче минутта “Рубин”ның 21 яшьлек уенчысы Бека Микелтадзе көндәшләр капкасына җиңү китергән бердәнбер тупны кертүгә ирешә!

Бердыев әзерләгән тренер

Мондый башлангычны беркем дә көтмәгән иде. Сезон башын күз алдында тотуым. Корбан Бердыев тренерлыктан киткәч һәм аның урынына зур командалар белән эшләү тәҗрибәсе булмаган, хәтта тренерлык лицензиясе дә алмаган Роман Шароновны билгеләгәч, күпләрнең кәефе төште. Янәсе Бердыев кадәр Бердыевны Шаронов алмаштыра аламыни! Бу очракта барыбер Корбан Бекиевичны мактап телгә алу кирәктер. Чөнки нәкъ менә ул “Рубин” чемпион калган елларда төп ярдәмчеләреннән саналган Шароновны акрынлап кына төп командага якынайтты, ягъни үзе үк үзенә алмаш әзерли башлады. Акрынлап кына аның шәкертләре футбол олимпын яулый әнә хәзер. Сергей Семак “Зенит” белән беренче эшләү елында ук чемпион да булырга өлгерде. Ә нигә шул ук уңышны Романга да кабатламаска әле?

Әлбәттә, Семак җитәкләгән “Зенит” белән Шаронов җыйган “Рубин” арасында аерма җир белән күк арасындагы кебек, мөмкинлекләрне чагыштырып та булмый. Алай гына да түгел, “Рубин”нан быел ниндидер югары нәтиҗәләр көтмибез дә. Иң мөһиме, сезонны тотрыклы уздырып, премҗер-лигадан төшеп калмаска кирәк. Бер-ике ел эчендә ныгыган егетләр киләсе сезоннан Европага чыга башлау турында да хыялланырлар, мөгаен.

Соңгы секунд һәм гол!

 

Әлегә алар шаккаттыра һәм сокландыра. Беренче уенда “Локомотив” безнекеләрне бәлки бәяләп тә бетермәгәндер, ләкин анысы инде аларның проблемасы. Очрашу дәвамында зур өстенлеккә ия булып та, 18-20 яшьлек егетләрне җиңә алмауларында үзләрен генә гаепли алалар. “Динамо”ны топ-команда дип атап булмый, шуңа да “Рубин”га бу уенда оттырмау бурычы куелгандыр. Ни әйтсәң дә, читтә, Мәскәүнең үзендә уйнадык бит. Беренче таймда исә ничья турында да өметләр челпәрәмә килде кебек. 36нчы минутта “Рубин” уенчысы Евгений Башкиров тупас уйнаганы өчен мәйданнан куып чыгарылды. Аңлашыла ки, таймнан артык бер уенчыга азрак составта уйнаганда, үз капкаңны саклауга күчү – табигый хәл. Заманында Россиянең иң оста сакчысы саналган һәм Италия футболын үз иткән Бердыев җитәкчелегендә чарланган Шаронов бу элементка нык игътибар бирәдер. Нәтиҗәдә, мәйдан хуҗалары даими рәвештә һөҗүм итсәләр дә, уңышка ирешә алмадылар. Капкачыбыз Юрий Дюпин исә – чын каһарман. Икенче таймда мәскәүлеләр безнең капкага уналты тапкыр типсәләр дә, Дюпинны ала алмадылар.

Һәм менә ул 93нче минут. Уен хөкемдары төп вакытка нәкъ менә өч минут өстәгән була бит. Соңгы секундлар бара. Узган очрашуда “Локомотив” капкасына туп керткән 18 яшьлек Кварацхелия һәм янә “Рубин”да уйный башлаган (кайчандыр бездән Россия җыелмасына да чакырылган) Павел Могилевец ярдәм белән Бека Микелтадзе “Динамо” капкасына уен язмышын хәл иткән тупны кертә. Шунда ук матч тәмамлана да.

29 июльдә “Рубин” үз мәйданында уйнаячак. Казанга Грозныйның “Ахмат” командасы килә. Мондый “Рубин”ны карарга да, аның өчен җан атарга да кирәк. Соңгы елларда яртысы да тулмаган “Казан-Арена”га халык йөри башласа, командага да зур ярдәм булачак. Онытмыйк шуны!
“Динамо” (Мәскәү) – “Рубин” (Казан) – 0:1 (0:0).
Тупны кертте: Микелтадзе (93 мин.)

“Рубин”: Дюпин, Башкиров, Кьяртанссон (Микелтадзе, 46), Давиташвили (Кварацхелия, 77), Могилевец, Коновалов, Подберёзкин, Денисов (Степанов, 46), Сорокин, Уремович, Данченко.

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/mondyy-rubinny-yaratyrga-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев