Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар җитәкчеләр исеменнән акча сорый

Чаллының бер шәхси клиникасында безгә шундый очрак хакында сөйләделәр.

Мошенниклар халыкны адауның яңадан-яңа төрләрен уйлап чыгарып тора. Хәзер инде алар төрле оешма-предприятие җитәкчеләре исеменнән дә шалтыратып, акча сорый башлады. Шушы көннәрдә генә әнә шундый очракларның берсе теркәлде. Бу юлы кырыкалдардарның, Чаллының баш санитар табибы Илгизәр Бариев исемен файдаланып, медицина клиникаларыннан акча соравы мәгълүм булды. Имеш, алар "балалар хастаханәсенә томограф алу өчен" финанс ярдәм җыялар. 

“Мондый шалтыратулар булганда сөйләшеп тә тормагыз, акча да күчерә күрмәгез. Бу чып-чын мошенниклар. Инде безнең хезмәткәрләргә шалтыратып бу дөресме дип кызыксынучылар да булган. Шөкер,белгечләребез аларны бу ялган дип кисәтеп куйган”, - ди бу хакта җитәкче үзе.  

Чаллының бер шәхси клиникасында да безгә шундый очрак хакында сөйләделәр.

“Директорыбыз белән элемтәгә кереп, медицина җиһазы алу өчен бер ике тапкыр акча сорадылар. Тик без аларның “гозеренә” ышанмадык, тиешле җиргә шалтыратып белештек. Һәм бу мошенниклар булып чыкты”, - дип сөйләде безгә медицина клиникасы баш табибы. 

Хокук сакчылары билгесез затларның шалтыратып акча сорауларына ышанмаска, мондый очракларда тиз арада телефон трубкасын куярга киңәш итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы