Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мотивация булдыру өчен нишләргә? (коуч-психолог киңәше)

Хәзер күп кешедән «Мотивация юк, теге яки бу эшне эшләп булмый», «Мотивация булмагач, бу нәрсә мине кызыксындырмый» дигән сүзләрне ишетергә туры килә.

«Атны су янына алып килеп була, ләкин эчәргә мәҗбүр итеп булмый» дигән мәкаль дә бар татарда. Әйтик, мәктәптә балаларны парта артына утыртып, дәрестә идеаль дисциплина булдырып була. Ләкин кызыксыну уятмыйча, эчке мотивациясез белем үзләштерү булмаячак, бары тик уку эшчәнлеге процессының ничек баруын гына күзәтергә мөмкин. Кешедә укырга яисә эшләргә теләкне ничек уятырга соң? Әлеге мәсьәлә турында без шагыйрә, татар телле беренче коуч Илүзә Әминова белән сөйләштек.

– Илүзә ханым, гомумән, нәрсә соң ул мотивация? Аны кайдан алырга? 

– Әйтик, бер егет үз бизнесын ачарга хыяллана. Ул максатының чынга ашачагына чиксез ышана, моның реаль булуын аңлый. «Бу миңа кирәк! Мин бизнесымны булдырырга тиеш! Моннан башка булмый!» дип үзен әйдәкләп йөртә. Ләкин аңа һаман да нәрсәдер комачаулый, башлаган эшен ахырына җиткергәндә ниндидер киртә барлыкка килә. Нәкъ менә шушы нәрсәдер мотивациянең җитәрлек дәрәҗәдә булмавын күрсәтә дә инде. Димәк, аның эчке ныклыгы, эчке түземлеге җитмәгән дигәнне аңлата. Алда бизнеслы булу мотивациясе хәзерге эшенең мотивациясеннән кимрәк булып чыга. Димәк, хәзерге акчалы эше эшмәкәр булуга караганда аның өчен яхшырак. Монда мотивация җитми! 

Мисал өчен, хатын-кыз үз алдына максат куя – мин 60 килограммга кадәр ябыгам, ди. Бу кешенең уе да бар, ул аны бик тели. Әмма шулай да көче җитми, мотивациясе ныклы түгел. 

Мотивация – ул тышкы һәм эчке мотивлар системасы, кешеләрне нинди дә булса гамәлләргә этәрүче көч. Мотивация турыдан-туры безнең кызыксынуларга бәйле, монда шәхси характер да зур урын алып тора. Әйтик, кемнеңдер эчке мотивациясе көчле, ә кемнеңдер түбән була. 

Мотивация дүрт төрле була:

1. Эчке мотивация. Моңа кешенең эчке хисләре, көче, характеры керә. Мәсәлән, спорт белән шөгыльләнүдән олы канәгатьләнү аласың, ул сине икенче көнне дә тонуста тота. Шунлыктан кеше янәдән спорт белән шөгыльләнергә залга чыгып китә. Бу эчке мотивация була. 

2. Тышкы мотивация. Кеше ай бу эшләгән өчен хезмәт хакы ала. Җитәкче артык күп эшләгән өчен, әйтик, хезмәт хакын күтәргән дә була. Сездә бу гамәл тышкы мотивацияне арттыра һәм сез тагын да яхшырак эшли башлыйсыз. 

3. Позитив мотивация. Бу – кәефне күтәрә торган гамәлләр. Мисалга, хезмәт хакы арта, премия бирәләр.

4. Негатив мотивация. Әйтик, кеше теләмичә генә, ялкауланып эшләп йөри. Моны күреп җитәкче: «Әгәр дә син бу айда тиешенчә эшләмисең икән, мин сине эшеңнән азат итәм», – ди. Бу негатив мотивация була. Моңа карап, аңлы кеше үзгәрергә тырышачак. 

– Мотивацияне ничек арттырырга соң? Аны үстерү өчен нәрсә эшләргә? Уйлаган максатларыңа ничек итеп җиңел генә ирешергә?

– Кеше үзенең ихтыяҗын төп-төгәл итеп, ачык билгеләргә тиеш. Әйтик, кеше бизнес ачарга тели. Аның максаты билгеле. Шуннан соң үзендә мотивация булдыру өчен һәм хәрәкәтләнә башлау өчен ул иң беренче эш итеп максат билгеләргә тиеш. Ул нәрсә тели, үз өстенә нинди йөкләмә ала? Максатка барганда кеше бурычлар билгели. Бурычлар бер-ике генә түгел, 10лап булырга тиеш. Шуларны тагын кечкенә-кечкенә адымнарга бүләргә кирәк. Ни өчен шулай эшләнә? Чөнки максатны зур итеп күргәндә кешенең мотивациясе кими. Ә инде кечкенә адымнарга бүлгәндә, кеше бурычларны ерып чыгачагына ышана, эшне дә җитез башкара башлый. Баш мие дә: «Син моны булдырасың!» дигән сигнал бирә.

* Һәр узган этапны анализлап бару зарури. Комачау иткән моментларны юкка чыгару юлларын да эзләргә кирәк. 
* Максатыбызга туры атлаганда фикердәшләр табарга кирәк. Алар белән сөйләшәсең, сиңа ярдәм итәләр, дөрес юл күрсәтәләр, теләктәшлек белдерәләр. Фикердәшләр мотиваторлар да булып китә. 
* Алга куелган бурычларның нәтиҗәләрен язып барырга кирәк. 
* Үзеңне бүләкләү дә мөһим адым булып тора. 
Менә шундый тәртиптә барганда кешене беркайчан да мотивация ташламас. Нәкъ шулар белән эчке мотивация арта. «Мин моны эшләп караган идем, әмма барып чыкмады», – дип әйтүчеләр дә бар. Ләкин һәр эштә аз нәтиҗәне дә күрә белергә кирәк. Үзеңне бәяләп, менә булдырдым бит дип мактап куясың икән, синең эчке мотивация уяна. 

Киңәшләр
* Уку йортларында дәресләрнең иң беренче этабы итеп мотивацияне атыйлар. Уку процессының әлеге этабы – укучының аңлы рәвештә гадәти тормыштан уку эшчәнлеге мохитенә күчүе. Шушы максаттан чыгып, әлеге этапта укучыны уку эшчәнлегенә этәрү (мотивирование) башкарыла. Укуга эчке мотивацияне кабызу өчен шартлар тудырыла. Укучының да үз алдына максат куюы, эчке яктан моңа әзер булуы кирәк.
* Дәрестә уңай психологик климат тудыру уңай мотивация булдыру өчен бик мөһим, дип билгеләп үтә педагоглар. Моның өчен укучыга исеме белән эндәшү, мактап җибәрү, йомшак телле булу һ.б. шундый алымнар кулланыла. 

Фото: euroroaming.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев