Мөхәммәт хәзрәт: «Изге җирләрдә кылган догаларым тормышка ашты»
Чаллыдан бертөркем дин кардәшләр кече хаҗда булып кайтты.
Чаллыдан бертөркем дин кардәшләребез узган елның сентябрендә Согуд Гарәбстанында ике атналык гомрә хаҗында булып кайткан иде. Инде берничә ел рәттән мөселманнарны әлеге изге сәфәрдә шәһәребезнең «Җәмигъ» мәчете имамы Мөхәммәт хәзрәт Мөхәммәтов озатып йөрде. Мәккә, Мәдинә җирләрендә булып кайткач,без аның белән очрашып, әлеге сәяхәтнең үзенчәлекләре хакында сөйләшеп алдык. Әңгәмәбезне сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.
- Мөхәммәт хәзрәт, сез инде гомрә хаҗында да Олы хаҗда да булдыгыз. Алар бер-берсеннән нәрсәсе белән аерыла? Иң элек шуңа аңлатма биреп үтегез әле.
- Олы хаҗ мөхтәрәм Зөлхиҗҗә аеның билгеле бер көннәрендә генә үтәлә. Кече хаҗга исә елның теләсә кайсы вакытында барырга була. Олы хаҗдан аермалы буларак, гомрә вакытында әзрәк гамәлләр үтәлә – алар барсы да диярлек Мәккәдәге «Әл-Хәрам» мәчетендә башкарыла. Һәм бу гамәлләрне кылу өчен 4-5 сәгать вакыт та җитә. Ә Олы хаҗ Мина үзәнлегендә яшәүне, Гарәфә тавы итәгендә тәүбә кылуны, Мөздәлифә үзәнлегендә төн кунуны, Җәмәрат диварларына таш атуны да үз эченә ала. Иң мөһиме – аны үтәү мөмкинлеге булган һәр кешегә фарыз булып тора. Ә гомрә кылу исә ирекле гамәлләрдән санала.
- Мәгълүм булганча, сез инде 4нче тапкыр изге җирләргә төркем җитәкчесе буларак бардыгыз. Сезгә сәфәр барышында нинди бурычлар йөкләнде?
- Мин төркемдәге кардәшләребезне озатып йөрергә, аларны тиешле урыннарга алып барырга, гыйбадәтләрнең җиренә җиткереп үтәлүен тәэмин итәргә, вәгазьләр укырга тиеш идем. Миннән кала төркемебездә әле табиб та бар иде. Ул инде кардәшләребезнең саулыгы өчен җавап бирде.
- Кардәшләребез изге җирләрдә нинди шартларда яши? Шул хакта да бераз сөйләп үтсәгез иде.
- Билгеле, бу инде тур кысаларында каралаган программага бәйле. Анда туклану төре, кунакханәнең йолдызлыгы, кайда урнашуы күрсәтелә. Яшәгән урын гыйбадәтләр кылына торган «Әл-Хәрам» мәчетеннән ерак та, якын да булырга мөмкин. Мисал өчен, бер барганда (Олы хаҗда) без әлеге изге урыннан 2 км ераклыкта урнашкан кунакханәдә яшәгән идек. Бүлмәдә якынча 4-5 кеше тордык. Туклану мәсьәләсен дә үзебез кайгырттык. Туклану дигәннән, соңгы елларда биредә дә азык-төлеккә бәяләр артуы сизелә. Мисал өчен, бер утырып ашау безнең акчага күчергәндә якынча 500-700 сумга төшә. Без инде күбрәк төрек һәм үзбәк кафеларына керәбез. Чөнки аларның аш-сулары безнекенә охшаш. Җирле халыкларның ризыгы исә борычлы, без аңа бик ияләшмәгән.
- Җирле халык дигәннән, биредә килгән кешеләрне ничек кабул итәләр?
- Гарәпләр бик кунакчыл, киң күңеллеләр. Урамда алар сине Әссәләмү галәйкүм дип кочаклап алырга да мөмкиннәр. Хаҗ вакытында үзләре һәркемгә ризыклар, эчемлекләр дә тараталар. Моның өчен «Әл-Хәрам» мәчетеннән чыкканда махсус бер палатка да булдырганнар. Анда көн саен пакет-пакет азык-төлек өләшәләр. Аны көнгә ничә тапкыр керсәң дә биреп чыгаралар. Гомумән, хаҗиларны хөрмәтләү гадәте инде аларда электән үк килә һәм шөкер, бүгенге көнгә кадәр сакланып калган.
- «Юл газабы – гүр газабы» дип юкка гына әйтмиләр. Сәфәрдә авырлыкларга юлыкмас өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
- Мин барыр алдыннан да, баргач та кардәшләребезгә бер аятьне исләренә төшерәм, ул тәкъвалык хакында искәртә. Сабырлыкка, тыйнаклыкка, кабаланмаска өнди. Үзегез дә беләсез, анда килгән халыкның исәбе-хисәбе юк. Шуңа да беркайчан да җитәкчене узып, алдан чапмаска, күмәкләшеп бер тизлектә генә йөрү зарур. Юкса, чак кына читкә тайпылдың исә, адашып калуың бар. Моннан тыш, биредә бик эссе. Шул сәбәпле бар җирдә дә кондиционерлар эшли. Аларның тәэсирендә салкын тиеп чирләү, тамак шешү очраклары да булгалый. Боларга да әзер булу шарт. Мондый чакларда инде безгә төркемебездәге табиб ярдәмгә килә. Ул кардәшләребезне барлык кирәкле препаратлар белән тәэмин итә, медицина ярдәме күрсәтә. Шөкер, зурга китеп, авырып ятучылар булганын хәтерләмим. Киресенчә, биредә кардәшләребез тагы да дәртләнеп, канатланып йөри башлый. Күрәсең, изге җирләр шулай уңай тәэсир итәдер.
- Мөхәммәт хәзрәт, биредә кылынган догаларның да кабул булу ихтималы зур диләр. Бу дөрестән дә шулаймы?
- Әйе. Минем үземнең дә электән кылган догаларым бар иде. Шөкер, алар барысы да тормышка ашты. Иң мөһиме – Аллаһы Тәгаләгә ихластан, күңелеңне биреп мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул чакта инде Ин шәә Аллаһ ялварып сораганнарыбыз кайда да ишетми калмас дип уйлыйм.
- Гыйбадәтләрең кабул булсын өчен тагын нинди шартлар үтәлергә тиеш?
- Аларның барысын да Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен башкару мөһим. Бу бит ислам дөньясының иң изге урыннары. «Әл-Хәрам» җирлегендә укылган намаз да, башка җирдә кылынганына караганда 100 мең тапкырга саваплырак диләр. Шуңа да һәрвакыт күңел изгелектә булырга тиеш. Сер түгел, халык күп җыелган урында аңлашылмаучанлыклар, ризасызлыклар да килеп чыгарга мөмкин. Аларны исә шөкер итеп, сабыр гына үткәреп җибәрә белү мөһим. Менә шул очракта күп чыгымнар түгеп килгән сәфәребезнең, гыйбадәтләребезнең әҗере булыр.
- Әҗер-саваплардан тыш, дин кардәшләребез бу ерак җирләрдән үзләре белән тагын нәрсәләр алып кайталар?
- Билгеле инде, беренче чиратта бу мең дәвага шифа булырдай зәм-зәм суы. Аның коесы Ибраһим мәхкәмәсе белән Кагъбә ташы арасында (аралары 21 метр) урнашкан. Ул суны төрле күләмдәге пластик савытларга тутырып та бирәләр. Аның составында тимер, марганец, бакыр, кальций, магний, хлорид, сульфат бар. Шуңа да аны сихәтле үзлеккә дә ия диләр. Шулай ук милләттәшләребез туклыклы матдәләргә бай финик җимешләрен дә алуны хуп күрәләр. Гарәб илләрендә әле аны «тормыш икмәге» дип тә атыйлар. Моннан тыш төрле дисбеләр, намазлыклар, әз-мәз кием-салым алучылар да була.
- Безнең җирлекләр белән чагыштырганда, Гарәп иле кай яклары белән игътибарыгызны яулады?
- Биредә тынычлык, уңай мохит хөкем сөрә. Кибетләрдә спиртлы эчемлекләр, тәмәкеләр сатмыйлар. Хаҗ тәртипләрен оештыру да чиксез хөрмәткә лаек. Йөзләгән, меңләгән кеше берниди буталчык тудырмый, тәртип буенча хәрәкәт итә, намаз кыла. Тирә-якны да чистартып, карап торалар. Кыскасы, гыйбәдәтләрне кылып кайту өчен бар мөмкинлекләр дә булдырылган.
- Мондый ерак һәм мөһим сәфәрләргә әзерлекләрсез чыгып китеп булмый. Хаҗ гамәлләренә алдан кайда өйрәнергә була?
- Безнең шәһәр мөхтәсибәтендә «ДУМ РТ – Хаҗ» вәкиллеге эшли. Изге сәфәргә барырга теләүчеләр иң элек аларга мөрәҗәгать итә ала. Алар кардәшләребезнең барлык сорауларына да җавап бирәләр, сәфәр үзенчәлекләрен аңлаталар. Моннан тыш мәчетләребез дә махсус хаҗилар курслары да оештыралар. Анда изге җирләрдә кылынырга тиешле барлык гыйбадәтләрне дә яхшылап аңлаталар. Шулай ук инде без төркемебез белән юлда вакытта да гамәлләрне кабатлап, искә төшереп торабыз.
Мөхәммәт хәзрәт фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев