Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Mөселманнар белән христианнар футбол уйнаганнар

Чаллы шәһәрендә христиан һәм мөселманнар арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узды, дип хәбәр итә Кама аръягы христианлыгы матбугат хезмәте. Футбол уены «КАМАЗ» стадионында үтеп, тигез исәп белән төгәлләнгән. Матч ахырында командалар бер-берсен күңелле уенда катнашулары белән котлаган. Футбол матчын оештыруда конфессия вәкилләренә Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Россиянең атказанган тренеры...

Чаллы шәһәрендә христиан һәм мөселманнар арасында футбол буенча иптәшләрчә матч узды, дип хәбәр итә Кама аръягы христианлыгы матбугат хезмәте.

Футбол уены «КАМАЗ» стадионында үтеп, тигез исәп белән төгәлләнгән. Матч ахырында командалар бер-берсен күңелле уенда катнашулары белән котлаган. Футбол матчын оештыруда конфессия вәкилләренә Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм Россиянең атказанган тренеры Валерий Четверик булышкан.

«Әлеге матч христиан һәм мөселман яшьләре арасындагы дуслыны ныгытуда ярдәм итәр, - дип билгеләп үтте уенда катнашкан диакон Виталий Семенов. - Һава торышы җайсыз булуга карамастан әлеге уенны оештыра алганыбыз өчен бик шат. Бу яшьләргә сәламәт тормыш рәвеше алып баруга һәм тормыш кыйммәтләрен аңлауга бер этәргеч булсын иде. Шушындый турнирлар һәм очрашулар бездә ешрак үтсен һәм катнашучылар саны артсын иде».
http://tatar-inform.tatar/news/2016/11/29/130443/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X