Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөселманнар ярыша

Иртәгә, 24 октябрьдә Алабугада мөхтәсибәт кубогына республикакүләм ярыш оештырыла. Ул дүрт спорт төре буенча үткәрелә: мини-футбол, гер күтәрү, армрестлинг һәм бау тартышу. Ярышта катнашырга теләк белдерүчеләргә куела торган таләпләр: 5 вакыт намаз уку; спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәү (спорт остасы булмау). Теркәлү һәм үлчәнү сәгать 8дә Тынычлык проспекты, 4нче йорт...

Иртәгә, 24 октябрьдә Алабугада мөхтәсибәт кубогына республикакүләм ярыш оештырыла. Ул дүрт спорт төре буенча үткәрелә: мини-футбол, гер күтәрү, армрестлинг һәм бау тартышу. Ярышта катнашырга теләк белдерүчеләргә куела торган таләпләр: 5 вакыт намаз уку; спорт белән профессиональ рәвештә шөгыльләнмәү (спорт остасы булмау).

Теркәлү һәм үлчәнү сәгать 8дә Тынычлык проспекты, 4нче йорт адресы буенча башлана (шунда ук катнашучыларга ислам нигезләре буенча сораулар биреләчәк). Ярышта җиңүчеләр өчен грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр каралган. Тулырак мәгълүмат 8-987-284-65-69 телефоны буенча.

Теләге булган Чаллыда яшәүче кардәшләребезне әлеге бәйгеләрне тамаша кылырга чакырабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев