Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөселманнарга музыка һәм җыр тыңларга рөхсәт ителәме?

Бүген кайсыбер кешеләр үзләренең намаз укый торган туганнарына: "Үзең намаз укыйсың, үзең музыка тыңлыйсың", дигәннәрен ишетергә туры килә. Шулай әйткән кешедән: "Син үзең музыка тыңлыйсыңмы соң?" - дип сорасаң, "Мин тыңлыйм, мин бит намаз укымыйм", дип җавап бирә. Аңа: "Син нинди диндә соң?" - дип сорау бирергә мәҗбүр буласың. Ул...

Бүген кайсыбер кешеләр үзләренең намаз укый торган туганнарына: "Үзең намаз укыйсың, үзең музыка тыңлыйсың", дигәннәрен ишетергә туры килә. Шулай әйткән кешедән: "Син үзең музыка тыңлыйсыңмы соң?" - дип сорасаң, "Мин тыңлыйм, мин бит намаз укымыйм", дип җавап бирә. Аңа: "Син нинди диндә соң?" - дип сорау бирергә мәҗбүр буласың. Ул һичшиксез: "Мин мөселманмын", дип ике дә уйлап тормыйча җавап бирә. Бүген үзен мөселман дип санап йөрегән татарларның ислам дине турында фикерләүләре бик кызык, тыңлап торсаң елап җибәрмәс өчен көлергә туры килә. Алар уенча, әгәр мөселман кешесе намаз укыса, теге яки бу тыелган гамәлне кылырга ярамый, әгәр инде намаз укымаса, ул нинди гамәл кылса да ярый һәм шул ук вакытта әле ул мөселман булып та кала икән.
Менә чыннан да, мөселманнарга музыка һәм җыр тыңларга шәригатебез рөхсәт итәме? Әлбәттә бу сорауга "әйе" яисә "юк" диеп кенә җавап биреп булмый. Җавапны без Коръән һәм Сөннәттән эзләргә тиешбез. Әгәр дә инде үзебез Коръән белән Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләреннән җавап таба алмасак, үзебезнең ислам дине галимнәренең фәтваларыннан эзләргә туры килер.
Сорауга җавап эзли башлаганчы шуны әйтеп китәргә кирәктер, фән галимнәре музыканың кешеләргә генә түгел, хәтта хайваннарга һәм үсемлекләргә дә тәэсир иткәнен ачыклаганнар, моның шулай икәнен һәрбер кеше белә торгандыр.
Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә: "Куңел ачыгыз, уйнагыз, динегездә катылык күрүне сөймимен", диелә. Ә менә Коръәндә Аллаһы Тәгалә: "Дөнья тормышы ул - уен һәм куңел ачу гынадыр....", (47. 36). Кайсыбер мөселманнар: "Уен тыңлау хәрәм, янында утыру бозыклык, аның белән ләззәтләнү көферлек", дип әйтәләр. Бу сүзләрне алар кайдан алып әйтә торганнардыр, чынлыкта мондый хәдис юк. Әгәр дә шундый хәдис булса, алда китерелгән: "Күңел ачыгыз......", хәдисенә һәм Коръән аятенә каршы килер иде.

2013 елда басылып чыккан "Татар галимнәре фәтвалары" китабында "Әд-дин вәл-әдәб" журналының 1913-1917 елларда сорауларга җаваплар китерелгән. Анда: "Уен тавышларын тыңлау башка хәрәм нәрсәләр катыш булганда гына гөнаһ вә хәрәм булып, хәрәм нәрсәләр катышмаганда, коры уен тавышларын тыңлау хәрәм түгел, дию булыр..... Фикъһ галимнәренең бу мәсьәләдә караш вә бәяннарыннан ошбу нәрсәләр аңланадыр: уен, җыр тавышларын тыңламак - дөрес ният белән, мәсәлән, күңелне рәхәтләндереп, хәерле гамәлләргә дәрт вә теләк кузгатыр өчен булганда - мөстәхәб, бозык ният белән (бозыклыкка этәрүче булырдай халәттә) булганда, хәрәм буладыр, һичбер төрле ният булмаганда, мөбах хәленчә каладыр.", дигән юллар китерелә.

Элеккеге татар галимнәренең фәтваларыннан чыгып үзебезгә шундый нәтиҗә ясый алабыз, хәрмәтле дин кардәшләрем. Әгәр дә, туй мәҗлесләрендә, хәрам эчемлекләр, хәрам ризыклар кулланылмаса, туйга килгән хатын-кызлар гаурәт урыннарын каплап, яулыклар бәйләп килгән булсалар һәм шул туйда, тыңлаганда күңелләрне изге гамәлләр кылырга дәртләндерә торган моңлы музыка һәм җырлар башкарылса, мондый җырларны тыңлау тыелмый.
"Татар галимнәренең фәтвалары"нда бик күп сәхабәләрнең һәм табигыйннарның исемнәре телгә алына һәм ахырдан менә шушындый фикерләрен язганнар: "Инде сәхабәләр вә табигыйннәрдән бу кадәр хөрмәтле ияләре җырлау вә тыңлау дөрес күрүләре, вә тыңлаулары ышанычлы күчерүчеләр белән исбатланган хәлдә, тыңлау һичшиксез хәрәм дию, ошбу хөрмәт ияләрен бозыклыкка нисбәтләү булганга, бу сүздән сак­ланырга тиешледер". Карагыз мөхтәрәм милләттәшләр, "музыка һәм җыр тыңлау хәрам", дип әйтү, сәхәбәләрне һәм табигыйннарны бозыклыкта гаепләүгә тиңләштерелә.
Бу темага бик күп хәдисләр китерергә булыр иде, әмма урын чикле булу сәбәпле, дүртенче хәлиф Галинең (р.А.г.) сүзләре белән тәмамлыйсым килә: "Дөнья тормышында уен-көлкеләр аштагы тоз кебек булырга тиеш". Ягъни, аш тоссыз булса да, шыр тоз булса да ашап булмый. Шуның өчен музыка, җыр тыңлау рөхсәт ителгән, дип көннәр буе тыңлап утыру вакытны исраф итү була. Ә исраф - олы гөнаһларга керә.
Аллаһының безгә фарыз кылган гамәлләрен вакытында кылып, динне авырайтмыйча һәрбер рөхсәт ителгән күңел ачуларның чамасыннан чыкмыйча яшәп, җәннәтләрне кәсеп итәргә насыйп булса иде.

Рәсим хәзрәт ХӘБИБУЛЛА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев